#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәнең иң яхшы туган тел укытучылары

последние и лучшие новости искусства в мире

49-523 ноябрь көнне Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә “Мәдәниятләр диалогы” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге конференция мәктәпнең 100 еллык юбилеена багышланды.

Конференция кысаларында “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесе үтте. Бәйгенең   читтән торып узган этабында Вагай, Тубыл, Төмән районы һәм Төмән шәһәре татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Финалда биш укытучы үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Араларында яшь һәм стажлы укытучылар да бар иде. Алар конкурс нигезләмәсе буенча жюри әгъзаларына дәрес фрагментын һәм методик семинар тәкъдим иттеләр. Конкурсантлар үзләренең дәресләрен федераль дәүләт стандартларына туры китереп, төрле технологияләр, формалар, ысуллар кулланып төзегәннәр. Алар арасында проектлар, “әйләндерелгән дәрес”, проблемалы укыту, мәгълүмати, уен технологияләрен күрдек.

Төмән районының Муллаш мәктәбе укытучысы Азалия Радик кызы Габдрәхимова эссесында үзенең эше турында болай дип язган: «Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Югары уңышларга ирешү өчен эшебезнең нәтиҗәсе матур булырга тиеш, шул очракта киләчәгебез дә якты булачак, чөнки киләчәгебез балалар - ”йолдызчыклар” кулында». Азалия Радик кызының дәресе “Сүзтезмә” темасы буенча булды. Ул уен технологиясенә нигезләнеп, төпле һәм шул ук вакытта кызыклы итеп дәрес фрагментын күрсәтте.

Вагай районы, Юрмы мәктәбе укытучысы Динара Шамил кызы Нурулина бик җитди методик семинар үткәрде. Семинарын ул төрле педагогик технологияләргә багышлаган иде. Үзенең педагогик табышлары турында Динара Шамил кызы болай дип яза: “Көндәлек хезмәттә шатлык һәм канәгатьләнү табарга. Балалар уңышларына һәм уңышсызлыкларына борчылырга. Яратырга һәм балалар белән аралашудан ләззәт алырга. Һәр балага укырга һәм үсәргә ярдәм итәргә”.

Ә Вагай районы, Усак урта мәктәбе укытучысы Алсу Әхмәд кызы Кучумова болай ди: “Кызганычка каршы, укучылар белем алырга омтылмыйлар да, тырышмыйлар да. Шуның өчен белем бирү дигән максат алдыннан баланы ничек итеп кызыксындыру турында алдан уйлыйм”. Алсу Әхмәд кызы конкурс дәресен күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” драмасы буенча алып барды. Укытучы дәресенә әсәрнең төп геройларын да “чакырган”. Ул үзе бик моңлы итеп җырлап та күрсәтте, ә методик семинарында туган ягына багышланган шигырен дә укыды.

Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе укытучысы Лена Хәбибулла кызы Ильясова үзенең эше турында болай сөйләде: “Милләтне чиксез хөрмәт итсәң, үз телеңне, гореф-гадәтләреңне яратсаң һәм сакласаң, милли җыр-моңнарыңа гашыйк булсаң, милләтеңнең киләчәге турында кайгыртсаң, янып-көеп эшләсәң генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”. Лена Хәбибулла кызы дәресен “әйләндерелгән дәрес” технологиясенә нигезләп төзегән. Ул методик семинарында әлеге технология турында сөйләп тә китте.

Конкурсантлар арасында иң яшь укытучы Римма Заһир кызы Әбуталипова булды. Римма Заһир кызы Төмән районы, Талымхан мәктәбендә эшли. Ул укытучы һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлаган. “Без үзгәреш заманында яшибез. Бүгенге тормыш бездән заманча, аңлы, рухи яктан бай, иҗтимагый актив, иҗади фикер йөртүче, коммуникатив, тирән белемле, бар яктан да камил булган шәхес формалаштыруны таләп итә. Шуңа күрә балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирәм”, - дип язды үзе турында. Дәрес барышында укытучы укучыларны төркемнәргә бүлеп, Габдулла Тукай иҗаты буенча эш алып барды. Укучылар төрле кызыклы биремнәр үтәделәр.

Жюри составында җиде кеше эшләде. Алар: жюри рәисе - филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина; филология фәннәре кандидаты, мактаулы мәгариф хезмәткәре Халидә Хәлидулла кызы Кирамова, филология фәннәре кандидаты, мактаулы мәгариф хезмәткәре Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова, мактаулы мәгариф хезмәткәре Асия Юрис кызы Зимагулова, педагогик фәннәр кандидаты Рафаэль Галимҗан улы Гадиев, Татарстан Республикасының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Гөлия Фәргат кызы Мусина, Казан шәһәренең Совет районы методисты Илвера Шириаздан кызы Касыймова.

Жюри нәтиҗәсе буенча I урын А.Р.Габдрәхимовага бирелде, II урынга ике кеше: Д.Ш.Нуруллина һәм А.Ә.Кучумова лаек булдылар, III урынны ике конкурсант: Л.Х.Ильясова һәм Р.З.Әбуталипова бүлештеләр.

Халидә КИРАМОВА, Төмән шәһәренең
52 нче мәктәбе укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836