Материалы

Өлкәннәр көне

последние и лучшие новости искусства в мире

44-7Көзге айны моңсу дисәләр дә, кошлар очып кайтып китсәләр дә, көз көне һәркемебезне бәхетле, бай, мул уңышлар белән бүләкли.

Үткәнне искә төшереп ел саен халыкара Өлкәннәр көнен үткәрәбез. Өлкәннәр көне – картлык бәйрәме. Нәрсә соң картлык? Физик үсеш туктап, рухи байлык тулган чак, димәк, һичнәрсә уйламыйча, үткәнне искә төшереп яшәгәнебезгә нәтиҗә ясау дигәнне аңлата.

Өлкәннәр көнне, кояшлы матур көндә гомер юлын кичеп, яшәүнең чигенә ирешкән апаларны, бабайларны чакырып, клуб җитәкчебез Руфина Шәүкәт кызы бик матур эчтәлекле кичә үткәрде. Руфина эшен яратып башкара. Эш урынын әллә нинди сихри ямьгә төреп җиһазлаган, бүлмәләрен рәтләп, кирәкле күргәзмәләр элеп бизәгән. Клубка керсәң, чыгасы килми. Оста җитәкче, һәрбер бәйрәмне күңелле, кеше күңеленә үтеп керерлек чаралар аша үткәрә.

Күңелдәге сулып барган гөлләргә, әйтерсең, яшәү көче биреп һәркемне өенә озата.

Быелгы Өлкәннәр көне дә Икенче Вагай авылында бик күңелле үтте. Җирле хакимият башлыгы Рисхәт Төхвәтулла улы өлкәннәрне тәмле сүзләр әйтеп җылы котлады.

Яшь укытучы Зилә Мөхәммәт кызы җитәкчелегендә мәктәп укытучылары да шигырьләр сөйләп, өлкәннәргә үзләре ясаган чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.

Оста җырчы Хәдичә Нигъмәтулла кызы борынгы һәм заманча җырларын искиткеч моңлы матур башкарып шатландырды.

Кичәгә килә алмаганнарга өйләренә йөреп, котлау сүзләрен әйтеп, спонсорыбыз, сәүдәгәр Нурия Шакир кызы үзенең бүләкләрен дә өләште.

Кичәбез дәвамында Руфина төрле кызыклы уеннар, викторина-конкурслар, башваткычлар үткәрде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Өстәлебез мул ризыклар белән тулган иде. Чәйләр эчеп, теләкләр теләп, сөйләшеп күңелле ял иттеләр өлкәннәребез.

Тәмле бавырсаклары өчен Мәдинә апага, матур урамалары өчен Хәдичә сеңлемә, тәмле тозланган ризыклары өчен Хәтифә Әхмәт кызына һәм бәйрәмне үткәрүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләребезне тапшырабыз.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума