#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәннәргә җан җылысын өләштеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

“Ветеранга елмаю бүләк ит” хәйрия акциясе Ялутор районында күптән инде традициягә кергән. Акция кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре район үзәгеннән еракта урнашкан кечкенә авылларда яшәүче тыл ветераннары һәм йөзьяшәрләрне өйләренә барып бәйрәм белән котлыйлар. Быел алар Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә яхшы кәеф, изге теләкләр белән Анисимовка – Яңа Кавдык – Черемушки – Мәңгәр – Кече Тихвино авылларында булып кайттылар. Җитәкчеләре Ильяс Бакиев әйтүенчә, һәр авылда аларны хуш күреп каршы алганнар, бергәләшеп җырлаганнар, биегәннәр, бик теләп фоторәсемгә дә төшкәннәр, күңелле аралашуга сагынган әби-бабайлар яннарыннан бер дә җибәрәселәре килмәгән.

Ә менә Мәңгәр авылы тыл ветераннары арасында гел елмаеп кына утырган 94 яшьлек әби турында ничек язмыйсың инде?! Гыйльмиҗамал Айнетдин кызы Шукурова 1924 елда Кошели авылында 9 балалы гаиләдә туа. Әмма авыр сугыш елларыннан соң арадан өчесе генә исән кала. Әниләре дә 30 яшендә генә, 4 баланы әтиләренә калдырып, үлеп китә. Бераздан колхозда эшләгән әтиләре дә бакыйга күчә. Балалар үзләре генә калып, зур кыенлыклар белән үсәләр. Бар авырлык, әлбәттә, Димиәхмәт абыйлары җилкәсенә төшә. Гыйльмиҗамал Айнетдин кызы Мәңгәр башлангыч мәктәбендә белем ала. Аның беренче укытучылары Бибинур Исмәгыйлова, Абзал Әхмәдеев булалар. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була, шуңа күрә авыр хезмәтнең ни икәнен аңа сөйләп аңлатасы түгел. Сугыш китергән кара кайгыны, ачлыкны бүгенге көндә дә тыныч күңел белән сөйли алмый әби. Ятимлекне күреп үскән кызның ниләр кичергәнен санап бетергесез. Салкын кыш айларында туңган бәрәңге белән генә туенып, Заводоуковск районындагы Лебедевка поселогына урман эшенә йөрүләре, яшь кызларның таза ир-атларның да көчләре җитмәгән юан нарат агачларын кисүләре әле дә онытылмый. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 27 июлендә 27 яшьлек Димиәхмәт абыйсы фронтка китә. Аның артыннан киткән Салихулла абыйсы Бәширов 1945 елның 29 апрелендә һәлак булып, мәңгегә Германия җирендә кала. Бәхетенә Димиәхмәт абыйсы сугыштан исән-сау кайтып төшә. Гыйльмиҗамал Айнетдин кызы Курск янындагы бәрелештә катнашып, Берлинга хәтле барып җиткән Яркәү авылы егете Гыйльман Шакир улы Шукуровка кияүгә чыга. Гомер буе алар икәүләп “Ялутор” совхозында сарык көтәләр. Бу эшнең очы-башы булмый, ял итүне дә белми эшлиләр. Кышын сарыклар фермада торалар, ә яз җитү белән Шукуровлар сарыкларны Кашагал авылы кырларына куып китәләр дә, кар яуганчыга хәтле шунда яшиләр. Тугры хезмәте өчен Гыйльмиҗамал Айнетдин кызы күптөрле Мактау кәгазьләре, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Әмма иң кадерлесе дип ул 7 бала тудырганы өчен бирелгән “Батыр ана” медален саный. Ә бүгенге көндә аны 14 оныгы, 19 нәбәрәсе сөендерә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836