#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп

последние и лучшие новости искусства в мире

7-3“Тәбрикләргә рөхсәт итегез!” дип аталган концерт программасы белән Аслана күчмә мәдәният комплексы Күлавылда яшәүче Мәһзанур Имләмин кызы Бабшанованы олуг юбилее белән котлады. Бер бәйрәм дә котлау сүзләре, бүләкләр, җыр-бию, уеннар, сюрпризлар һәм мул табын артында хәлләр белешеп, шатлык-сөенечләр белән уртаклашып, сөйләшеп-аралашып утырулардан башка үтми. Бу йортта да кунакларны ачык йөз, сый-хөрмәт белән каршыладылар.

Мәһзанур Имләмин кызы 1939 елда Ялутор районы, Күлавыл авылында крестьян гаиләсендә беренче бала булып туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе фронтка китә. 1942 елда Идиятуллиннар гаиләсенә дә сугыш кырыннан кайгылы хәбәр килеп төшә.

Әнисенең бердәнбер таянычы булган кызның хезмәт юлы бик иртә башлана. 5 сыйныфны тәмамлау белән аңа бодай тутырылган капчыкларны бәйләргә кушалар. Ә 14-15 яшьләрендә ул зурлар белән бергә урман әзерләү эшенә йөри. Эшчән, тырыш кызга авылдашы, мактаулы тракторчы Илдар Бабшанов күз сала һәм озакка сузмыйча, тәвәккәлләп, сөйгәненә үзенең эч серен чишә. Кыз да каршы килми, шулай итеп 1957 елда алар зур итеп бик күңелле туй үткәрәләр. Ул көннәрне искә алып Мәһзанур Имләмин кызы: “Туебыз ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләр, йолалар буенча үтте. Бигрәк тә күч килгәнне каршылау истә калды. Кунакларны капка янында, барлык бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән арындырып, утлы мунча себеркесе белән чабып тордылар. Уттан хәтта бер атның койрыгы янды. Бер елдан Мәрзия кызыбыз туды. Гаиләсе белән ул Екатеринбург шәһәрендә яши. Бөтен байлыгым хәзер - 2 оныгым һәм 3 нәбәрәм”, - диде. Мәһзанур Имләмин кызы 35 ел Киров исемендәге колхозда эшли. Бүген дә ул олы яшьтә булуга карамастан, эшчәнлеген югалтмаган: көн саен диярлек иртәнге намазга утырганчы ишек алдын себереп чыга, бакчасын карый, анда бер генә дә чүп үләне үсми, чәчәкләре тирә-якка хуш исләр таратып, авылдашларының күз явын алып торалар. Аның кунакчыллыгы, киң күңеллелеге өчен авылдашлары аны хөрмәт итәләр.

“Тәбрикләргә рөхсәт итегез!” концерт программасы белән Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары Бумаер авылында Зиннур Калбай улы Исхаковны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Туган ягында юбиляр мактаулы тракторчы, оста ат үрчетүче һәм хирыс балыкчы буларак танылган. Хатыны Разия апа белән алар 5 бала үстереп олы юлга озатканнар, хәзер аларның 8 оныклары һәм 3 нәбәрәләре бар. Алар яраткан бабайларының шатлыгын бүлешергә дип илебезнең төрле шәһәрләреннән килеп, бик күңелле мәҗлес оештырдылар. Юбилярны котларга күпсанлы туганнары, авылдашлары җыелдылар. Мәҗлеснең тантаналы өлешендә авыл инвалидлар советы рәисе Зәйнәп Галеева, Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Аннары күчмә мәдәният комплексы артистлары үзләренең концерт программаларын тәкъдим итеп, кызыклы уеннар, бәйге-викториналар үткәрделәр. Сәйфулла Мирхәлиловның баянда уйнаганын тыңлап утырганнан соң, Зиннур Калбай улының да яшьлеген искә төшереп, кулына баян алды һәм берничә җыр башкарды. Ул: “80 елның ничек үтеп киткәнен тоймыйча да калдым. Әлбәттә, яшәгәндә төрлесе булгандыр, әмма хәтердә бары бәхетле, якты көннәр генә саклана. Балаларым янында ялгызлыкны сизмим дә. Алар бик еш килеп торалар, төрле яктан булышалар. Минем яшәү шартларын яхшыртып, йортны ремонтлыйлар, уңайлыклар булдыралар”, - диде. Шулай ук ул үзенең олы рәхмәтен кунакларга һәм күтәренке кәеф бүләк иткән мәдәният комплексы хезмәткәрләренә белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836