Материалы

Өлкәннәрне хөрмәтләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

41-61 октябрьдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты үтте. Тамаша “Әби белән оныгы” сәхнәләштерелгән күренеше белән башланды. Рольләрне башкаручылар халкыбызның бай тарихын, милли киемнәрнең матурлыгын, үзенчәлеген искә алып, эчтәлекле, күңелле әңгәмә корып алып бардылар. Әкиятләр иленә алып барган Римма Шәрипова белән Диана Нәбиеваның чыгышларын тамашачылар яратып карадылар. Әби концерт дәвамында сандыктан чыгарылган милли әйберләр күрсәтеп, аларның тарихы турында сөйләп, яшьлек елларын искә алды.

Читекләр, матур яулыклар, милли күлмәкләр, тәсбих турында хатирәләрен яңартты. Җырчы-биючеләрнең талантлы чыгышлары залда утыручыларны яшьлек елларына алып бардылар. Лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге бәйрәм тамашачылары концерттан бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирләр алып таралдылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума