Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәннәрнең сәләтләрен сынадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

43-3Өлкәннәр көне уңаеннан Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре традициягә кергән “Алтын яшь” иҗади проекты кысаларында Бумаер, Күлавыл, Кактамак, Калмаклар, Кулик, Рауды авылларында бик күңелле бәйрәм чаралары оештырдылар. Бу турыда безгә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте.

- “Өлкәннәр декадасының вакыт кысалары елдан-ел киңәя бара. Быел без бәйрәмне 30 сентябрьдә, Рауды авылында башлап җибәрдек. Чарага авыл хакимияте ветераннар советы әгъзалары җыелышып килделәр, аларны “Туган як” хатын-кызлар клубы активлары матур котлау сүзләре белән каршылап, төрле дару үләннәреннән әзерләнгән чәйләр тәкъдим иттеләр. Ә кунаклар нинди үлән чәе икәнен билгеләргә тиеш иделәр. Бу ярышта Кулик авылында яшәүче Роза Бахметова җиңде. Зирәк һәм оптимистик буын вәкилләрен бәйрәм белән котларга Рауды авыл җирлеге хакимияте башлыгы Рифхәт Басыйров, ветераннар советы рәисе Саҗидә Юсупова, мәчет имамы Рафаэль Калеев килделәр. Гадәттәгечә, без халык бер-берсе белән аралашу мөмкинлегенә ия булсын өчен концертлар, чәй табыннары һәм төрле чаралар оештырабыз, Быел бәйрәмгә Ильмира Гарипова җитәкчелегендәге “Умырзая” татар җыр ансамблен дә чакырдык. Кактамак үзешчәннәре тантана геройларына матур җырлар, дәртле биюләр, шаян күренешләр бүләк итеп, шигырьләр сөйләп, бәйрәм кәефе тудырдылар. Иҗади потенциалны һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең инициативасын үстерү максатыннан быел “Себер шәңкәләре” дигән кулинария ярышы оештырдык. Биредә бик теләп катнашкан Асия Тилмөхәммәтова, Рәйсә Нурмөхәммәтова, Зафирә Әбделхагатова, Сатирә Рәхимова, Сания Кәримова, Зәйтүнә Корманова, Мансура Нурмөхәммәтова, Рәсимә Даутова, Мәфрүзә Уразова, Сәкинә Әминова, Роза Билалова әзерләгән бәрәңгеле татар камыр ашларын авылдашлары лаеклы рәвештә бәяләделәр. Фойеда кулинария конкурсының барлык кануннары буенча әзерләнгән татар ашлары күргәзмәсе оештырылган иде. Биредә үк “Витаминлы хәзинә” җиләк-җимеш күргәзмәсе узды, анда авылның иң яхшы бакчачылары катнаштылар. Һәр кайсына соклану сүзләре, җылы фикерләр белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Бәхет корабы” исемле яшелчәләрдән ясалган кул эшләре гаилә конкурсында Рауды авылында яшәүче Мәфрүзә Уразова фантазия очышы һәм иҗади осталыгы өчен мактауларга лаек булды.

1 октябрь көнне Кактамак авылы клубында ”Умырзая” ансамбле җырчылары концерт үткәрделәр. Анда өлкән яшьтәгеләр катнаштылар. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмеп, алар белән бергә рәхәтләнеп җырлап-биеп утырдылар. Җирле артистлар авыл тормышыннан күңелле күренешләр дә күрсәттеләр. Уен-көлке белән үрелеп барган концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады, - дип сөйләде ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836