Материалы

Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина

последние и лучшие новости искусства в мире

Себер татар халкының легендар тел белгече, педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, публицист - язучы, Россия Федерациясе һәм Татарстан журналистлар союзы әгъзасы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Себер иленең зур патриоты, күренекле педагог һәм мәгърифәтче Гарифуллин Бәдретдин Гарифулла улының кызы Люция Хәбибуллина Төмән районы, Акъяр авылында яши. 44 ел дәверендә Люция апа Акъяр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Люция Бәдретдин кызы иң беренче булып себер татар халкының мәгарифен, себер-татар халык фольклорын, Төмән өлкәсе язучылар, шагыйрьләр иҗатын тирәннән өйрәнеп, анализлап, укучыларына да өйрәтә һәм күпсанлы публикацияләр һәм монографияләр нәшер итә.

Люция Хәбибуллина 1926 елның 7 декабрендә Вагай районы, Тугыз авылында туган. 1933 нче елда Карагай мәктәбендә беренче класска укырга керә, ә өченче класста укуын Яңа Кәешкүл мәктәбендә дәвам иткән. Сала авылында аның алтын балачагы үткән. Люция Бәдретдин кызының шау-шулы мәктәп еллары, балачагының бәхетле мизгелләре кара көннәр белән үрелеп барган. Язмышының иң ачысын, иң дәһшәтлесен 1941 нче елның 22 июнь иртәсе алып килгән. 18 укучы белән беррәттән Люция апа 1940-1941 нче уку елында Яңа Кәешкүл җидееллык мәктәбен тәмамлап, колхозда кыр эшләре тәмамлангач, сентябрь ае ахырында, аркаларына икмәк тутырылган капчыклар йөкләп, җәяүләп Зәрә апасы белән Тубыл педучилищесына юл тоталар. Сугыш елларының мең газаплы өч елы, ачлы-туклы студент еллары күңелләрендә онытылмаслык хатирә булып саклана. Шул дәһшәтле сугыш елларын искә алып, Люция апа ачлыктан интеккәннәрен сөйләгән иде. Ничек шәһәр пекарьнясына килеп, сәгатьләр буе пекарьняның стенасына сөялеп, икмәк исләрен иснәп торуларын искә төшерде. Ә каравылчы карт кызларны жәлләп, улакта (лоток) калган икмәк калдыкларын учына җыеп, кызларга биргән. Ачлык-ялангачлыктан интегеп, ягылмаган тулай торакның шыксыз бүлмәләрендә яшәсә дә, Люция Бәдретдин кызының белем алырга омтылышы көчле булганлыктан, бик тырышып укыган, педучилищены уңышлы тәмамлый. Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, Яңа Кәешкүл җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрелә. Яңа Кәешкүл мәктәбе укытучыларының бер-берсенә җылы мөнәсәбәтен исенә төшерә. Әдәбият яратуы аны Казанга китерә. 1948-1950 елларда Казан укытучылар институтының филология факультетында укый. Анда күренекле шәхесләр, язучылар белән очрашалар. Барлык институтта үткәрелгән кичәләрдә бик актив катнаша, белем диңгезендә йөзә, мәдәният кочагында назлана. Институтны тәмамлап, туган ягына, Төмән өлкәсенә татар теле укытучысы булып кайта. Тел-әдәбият укытучысы буларак, Люция Бәдретдин кызы укучыларында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын хөрмәт итүне үзенә бурыч итеп куйган. Моның өчен күп эзләнергә, иҗади эшләргә туры килгән. Төмән районы, Акъяр мәктәбе алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелә. 1953 нче елдан 1997 нче елга кадәр Люция Бәдретдин кызы тормыш иптәше Хатыйп Хөббәтулла улы белән Акъяр 8 еллык мәктәбендә эшлиләр. Бу мәктәптә ел саен татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен өлкә семинарлары, фәнни-практик конференцияләр үтеп тора. Төрле елларда Татарстан Республикасыннан бу мәктәпкә күп язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшчеләре килгәннәр. Искитмәле эрудицияле укытучының эмоциональ дәрес алып баруына, туган әдәбиятының гүзәллеге матурлыгын оста итеп күрсәтә белүе белән килгән кунаклар сокланганнар.

Люция Бәдретдин кызы бик күп мәкаләләр һәм китаплар авторы. Эшләгән дәверендә “Яңарыш”, “Сөембикә”, “Казан утлары” битләрендә бик тирән эчтәлекле, мәгьнәле мәкаләләре дөнья күрделәр. Педагог күп мәртәбә себердә халык мәгарифе проблемасын яктыртты. Люция апа Хәбибуллинаның иҗади мирасы зур теоретик һәм практик әһәмияткә ия, хөрмәткә лаек укытучылык профессиясен яратырга өйрәтә. Бу тынгысыз апа, хөрмәтле мәгариф, тыл ветераны, искитмәле эрудицияле ветеран укытучы лаеклы ялга чыккач та дәртләнеп эшли. Гомер буе җыйган, туплаган тәҗрибәсен татар әдәбияты укытучыларына һәм укучыларга тапшырыр өчен китаплар яза. Иң беренче булып себер татар язучыларының, шагыйрьләрнең иҗатын җыеп, туплап, системалаштырып, анализлап фидакарь хезмәт башкарган. Бигрәк тә халкыбызның бай әдәби мирасын туплаган ике томлык “Туган як әдәбияты” зур популярлык яулады. “Себердә татар мәгарифе” (ХХ гасыр) китабында Төмән өлкәсе татар мәктәпләр мәгърифәтчелек тарихы, мәгърифәткә юл яручы фидакарь укытучылар, гасыр эчендә мәктәпләрнең үсеше, үзгәрешләре киң колачлап күрсәтелгән. Өлкәбезнең мәгърифәт йолдызы Люция апаның иҗади эшенә Төмән дәүләт университетының профессоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина бик зур бәя биргән: “Җир йөзенең бөтен матурлыгын үзенә җыйган апабыз – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнгән укытучы, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны!” Хәбибуллина-Гарифуллина Люция Бәдретдин кызы исеме Хәнисә апаның “Күренекле шәхесләр” – “Жизнь замечательных людей” китаплар сериясендә лаеклы урын алды.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума