#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәдәнияткә багышланган гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

5-6Кеше хезмәте белән күркәм. Тырышып эшләүчене кайда да хөрмәт итәләр. Милләттәшләребез арасында да күңелләрен эшкә биреп, матур гаиләләр корып, башкаларга үрнәк булып яшәүчеләр күп. Шундыйларның берсе – 20 елдан артык хезмәт стажлы якташыбыз Розалия Корманалиева. Ул хезмәт елларын Төмән өлкәсе татар мәдәниятенә багышлаган. Без ачык йөзле, тыйнак, гадел, зыялы Розалия Нариман кызы белән очрашып, үзе, хезмәте турында сорадык.

- Вагай районы, Карагай авылында 5 балалы гаиләдә үстем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1991 елда Тубыл дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегенә укырга кердем.

Карагай мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән 6 сыйныфкача Мәликә апа Урамаева укытты. Аннары Алабуга шәһәреннән яшь укытучы – Галия апа Ильчибакиева килде, 11 сыйныфкача аннан белем алдым. Рус-татар бүлегенә укырга керергә нәкъ Галия апа этәргеч ясады. Дәресләрендә әдәби татар теленә гашыйк булып, аның никадәр бөек булуына соклана идем. Шушы укытучыларыма ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләүләре өчен зур рәхмәт.

Институтны тәмамлаганнан соң, 1997-2000 елларда туган авылым мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыттым. Югары сыйныфларда атнасына бер сәгать өстәмә туган якны өйрәнү дәресен алып бардым.

2001 елда гаиләм белән Тубылга күчендек. Эш белән тәэмин итү үзәге аша Тубыл районы мәдәният үзәгенә килдем. Татар мәдәнияте буенча эшкә алдылар, китапханәчеләргә дә булыштым. Монда 2011 елгача эшләдем. Тубыл районында барлык татар мәдәни чараларын уздырырга туры килде. Өлкәдә барган һәр фестивальдә, бәйгедә, Сабантуйда катнашырга, татар дөньясында кайнарга тырыштык. Районның төрле авылларында концертлар куйдык.

Бу хезмәттән киткәч, “Синтез” мәдәният йортында күпмедер вакыт кассир булып эшләдем. Әмма күңелем тыныч түгел иде, халкыма сагындым, иҗади эшлисе килде. “Синтез” йортының стенасына себер -татар мәдәният үзәгенә режиссер кирәк, дип белдерү эленгән. Аны укыгач, тәвәккәлләп шушы үзәккә киттем. Директоры Сафиулла Фәйзулла улы Ильясов хуш күреп каршы алды, башта режиссер вазифасын үтәдем, соңыннан мәдәни оештыручы итеп билгеләделәр. Хезмәтем кызыклы, төрле категория кешеләре: өлкәннәр, студентлар, балалар һәм башкалар белән эшлим. Күп кешеләр белән таныштым, мәсәлән, Бөек Ватан, Әфган сугышлары ветераннары, Чернобыль авариясен ликвидацияләүчеләр белән хезмәттәшлек итәбез. Түләүле хезмәт тә күрсәтәбез: туйлар, юбилейлар үткәрәбез.

Россия Герое Раушан Абдуллинга багышланган чара уздырдык. Студентлар егетнең әнисе Гөлфруз апа белән очраштылар. Яшьләр нык тәэсирләнделәр, рәхмәтләрен белдерделәр.

Мин татар булуым белән горурланам. Әдәби татар телендә дә, себер телендә дә сөйләшә алам. Милләттәшләр арасында эшләп динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклауда өлеш кертүем өчен шатланам.

Туган авылыма еш кайтабыз. Карагайда әнием – Гөлҗиһан Имаметдин кызы Сәфәралиева яши. Әнием “Яңарыш” газетасын беренче көннәреннән үк алдыра, китаплар, журнал-газеталар укырга ярата. 5 баланы ялгызы үстерде, барыбызга да белем бирде. Институтка укырга киткәнемдә илебезнең иң авыр чоры иде. Әни, укы, дип шәһәргә алып килеп мине үзе урнаштырды. Чын татар булып үсүебез әнинең тәрбиясе. Ул безгә хәзер дә терәк, материаль яктан да, рухи да һәрберебезгә булыша. Январь башында юбилее булды. Иң кадерле кешем - әниемне котлыйм һәм рәхмәт әйтәм, аның белән горурланам.

Карагай – бай табигатьле себер татарлары авылы. Ул Тубылдан 176 чакрым ераклыкта Иртеш елгасы буенда урнашкан. Җәен-кышын шәһәрдән автобус йөри, җәен елгадан “Заря” теплоходы да йөзә. Авылыбыз бик борынгы, астаналы авыл. Аны әүвәл Шәр Карагай дигәннәр. Халкы тәртипле, эшчән, электән сүгенергә, аракы эчәргә ярамаган. Мәчетебез яхшы эшли, муллалар – Рәхмәтулла Урамаев, Мөхәммәткалы Нигъмәтуллин, Хәкимҗан Сәфәралиев барлык йолаларны, гореф-гадәтләрне намус белән үтиләр. Авылда халыкка эш юк, кешеләр мүк җиләге җыеп саталар, күп итеп терлек асрыйлар. Техникасы булганнарга җиңел, кемнең юк, аларга авырга төшә. Урта мәктәптә саф татар балалары белем ала. Авылымны нык яратам, халкын ихтирам итәм, - дип сөйләде Розалия Нариман кызы.

2017 елда Тубыл татар мәдәният үзәгендә Розалия 11-12 яшьлек укучылар белән “Хәдичә” исемле видеоматериал төзеп, Мәскәүгә Муса Җәлил иҗатына багышланган “Эш язга таба” исемле Бөтенроссия фестиваленә җибәрә. Урал федераль округы буенча икенче урынны яулыйлар. Күпмедер вакыттан соң Розалия Нариман кызына Мәскәүдән почта белән ярашканлыкка өстәмә мәгарифнең бронза сертификаты килә. Шушы документ өстәмә белем буенча һәркайда дәресләр үткәрергә хокук бирә. Үзәкнең 30 еллык юбилеенда Бөтендөнья татар конгрессы, Тубыл шәһәре Думасы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, аның башка диплом-грамоталары күп.

Ул гаиләсендә яраткан әни, сөекле тормыш иптәше. Гомәр Әхмәтали улы белән Дания һәм Элина исемле кызлар үстерәләр, хәзер инде оныклары Азалияне тәрбияләшәләр. Бу – чын бәхет.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836