#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәңгәр авылында күңелле очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

50-5Күптән түгел Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары җитәкчеләре Ильяс Бакиев белән Ялутор районының иң ерак Мәңгәр авылына барып кайттылар. Бу көнне кунаклар өчен Мөхәммәтҗановлар гаиләсенең җыйнак йортында җыелышырга сәбәп бар иде. Гаилә башлыгы 65 яшьлек юбилеен каршылады.

Газыймҗа Гыймлетдин улы Мәңгәр авылында 7 балалы гаиләдә 3 нче бала булып дөньяга килә. 1973-1975 нче елларда ул Свердловск өлкәсендә армия хезмәтен үти. 1977 нче елда язмыш җилләре аны әнисенең туган ягы – Татарстанның Апас районындагы татар авылына кунакка алып китә.

Авылга шундый чибәр себер егетенең килүе авыл кызлары күңеленә ут сала. Ләкин егет күрше кызын сайлый. Аны күрүгә үк гашыйк була һәм мәхәббәтенең гомерлеккә икәнен аңлый. Хәзер инде яраткан хатыны Тәския Хәбибулла кызы шул көннәрне искә алып: “Әнием мине төрлечә үгетләп карады. Себердә зимагурлар гына яшиләр, бәлки, ул да шундыйларның берседер диде. Ләкин әниемнең сүзләрен колагыма да элмәдем, бер атнадан гомерлек ярыма ияреп, Себер якларына чыгып киттем. Биредә безне әти белән әни бик шатланып каршыладылар. 1978 нче елның март аенда гөрләтеп туй ясадык. Менә инде 40 ел кулга-кул тотынышып тормыш сукмагыннан бергә атлыйбыз. Ике егет – Рәмис белән Рәисне үстереп, бүгенге көндә оныкларыбызга сөенеп яшибез”, - дип сөйләде. Бу гаилә бер-берсенә тугры, эшчән, кешелекле булулары белән бары олы хөрмәт һәм соклану хисләренә лаек. Балалары да үзләре кебек кешелекле, игътибарлы, хезмәт сөючәннәр. Газыймҗа Гыймлетдин улы 38 ел “Ялуторовский” колхозы фермасында терлек караучы булып эшләгән. Мөхәммәтҗановлар үзләре дә зур хуҗалык тотып, бүгенге көндә дә ат, сыерлар асрыйлар, тавыклар тоталар, бу эштә аларга бала-оныклары ярдәм итәләр. Кызыл якут туйларын билгеләп үткән хуҗа белән хуҗабикә Аслана мәдәният комплексы артистлары - Илчан Хөснетдинов, Роберт Сабиров, Юлдаш Кабиров, Ильяс Бакиев башкарган матур җыр-биюләрне бик яратып тамаша кылдылар, күңелләргә бәлзәм булып ягылган котлау сүзләре, изге теләкләрен рәхмәт сүзләре белән кабул иттеләр. Юбилей кичәсе һәркемгә күңелле мизгелләр, ял бүләк итеп, рухи очрашуга әйләнде. Хуҗа белән хуҗабикә уллары Рәмис, киленнәре Елена белән бу көнне зур бәйрәмгә әйләндергәннәре өчен Аслана күчмә мәдәният хезмәткәрләренә, килгән кунакларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836