#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мөгаллимнәр нәселеннән

последние и лучшие новости искусства в мире

11-4Буыннан-буынга аның иң якын кешеләре гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаганнар. Бабасы Гани Уразмөхәммәт улы Айтняков революциягә кадәр мөгаллим вазифасын үти. Аннары кызы Җәмилә белән улы Тукай әтиләренең эзеннән китәләр. Бөек Ватан сугышы ветераны Айсмәтулла Айнетдин улы Турышев - Галия апаның әтисе дә гомере буе балалар укыта. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, мәктәп укучылары өйдән-өйгә йөреп авыл халкын укырга-язарга өйрәткәннәр. Шаңшы авылында да “ликбез” мәктәбе эшләгән. Галия апа ул елларны искә алып: ”Өлкән яшьтәге авылдашларыбызның язарга-укырга өйрәнергә теләкләре зур иде.

Мин авыл мулласы хатыны Шәрифҗамал апа Кәримованы һәм әтиемнең бертуганы Әдия апа Турышеваны укырга өйрәттем. Аларның тырышлыкларын күреп үзем дә шатлана идем”, - дип әңгәмәбезне башлады ул. Укытучы булырга теләге ул елларны аның күңелендә тирән эз калдыргандыр да. Галия апа мәктәпне тәмамлап, Тубыл татар педучилищесына укырга керә. Өченче курстан соң укуын ташларга мәҗбүр була, чөнки 1961нче елны аның әтисе үлеп китә. Галиягә өйдәге өч сеңлесен һәм өч энесен аякка бастрырырга ярдәм итәргә әнисе янына кайтырга туры килә. Дөньяда яхшы кешеләр күп икәненә ышандырып, язмыш аны Якуб Камали улы Зәнкиев белән очраштыра. Абый аны Хуҗайлан мәктәбенә пионервожатый итеп эшкә ала. Башлангыч сыйныф укытучысысы, музыка, рәсем, тарих, биология фәннәре укытучы, педагог–оештыручы, директор урынбасары була. Кем булып эшләсә дә, ул укучыларының киңәшчесе, сердәше, якын дусты була алган мөгаллимә булып кала.  Ул: ”Мәктәп эше күп вакытны сарыф итә. Гаиләдә тормыш  иптәшем Нәсыйбулла укытучы хезмәтенең авырлыгын аңлап яшәде. Ике кыз үстердек. Кайнанам Әминә Сафи кызы, иптәшемнең сеңлесе Луиза да укытучылар иде. Без комсомол, пионерлар рәтенә укучыларны алу чараларын авыл халкы өчен  зур бәйрәм итеп оештыра идек. Юлиус Фучик исемен йөрткән Хуҗайлан мәктәбе дружинасы районда беренчеләр рәтендә булды. Мәктәптә хор оештырдык. Укучылар белән совхоз хезмәтчәннәре өчен концертлар үткәрү дә матур традициягә керде. Белкино, Лосево, Каштанка авылларында яшәүчеләр өчен политинформация сәгатьләре алып бардык. Җәяүләп барабыз, яңалыклар белән халыкны  таныштырабыз”, - дип үткәннәрне искә алды Галия апа. 1980нче елларны мәктәп музеен булдыручыларның берсе ул. Мәктәпнең  “Иртеш таңнары” җыр ансамбле күпчелек якташларына яхшы таныш. Бу ансамбль төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек була. Милли бәйрәмебез Сабантуйларын “Иртеш таңнары” башкаруындагы җырлар бизәде. Мәктәбенә, үз халкына әле армый-талмый хезмәт иткән укытучыны бүген дә якташлары төрле чараларда актив катнашканын күрә. 45 ел укытучы хезмәтенә тугры булып, РФнең мәгариф отличнигы исемен алган Галия апа Мөслимова - мәктәп коллективы, укучыларының хөрмәтендә, кызлары, оныкларына шатланып яши белгән бәхетле кеше ул.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836