Февраль 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Гадәттәгечә, февраль аеның беренче көннәрендә мәктәпләрдә очрашу кичәләре үткәрелә. Быел да Муллаш урта мәктәбендә шул чара уздырылды. 2 февраль көнне мәктәпкә юбилейлы елларда мәктәп тәмамлаган укучылар җыелдылар. Иң өлкәннәре – 50 ел элек иске сигезьеллык агач мәктәпне тәмамлаучылар иде. Шул елларда мәктәптә эшләгән укытучылар да бәйрәмгә килгәннәр. Сыйныфташлар очрашу кичәсе уку елларын, балачакны искә төшерү, укучылар-укытучылар белән күрешү, хәлләр белешү, шатлык-борчылулар белән бүлешү өчен үткәрелә.
Шуңа күрә ул көнне килгән укучылар дәресләрдә булдылар, көндәлекләренә бәяләр алдылар. Күбесе бик яраткан технология дәресендә тизлеккә шкатулка ясап бирделәр, аннары информатика дәресендә роботларны күреп исләре китте. Кайберләре җыр дәресендә караокега җырлап, пионерлар белән биеп күңелләнделәр. Мәктәп музеенда тарих дәресе булды. Укучылар пионер һәм комсомол вакытларына кайтып партия җыелышында утырдылар. Математикада исәпләү күнекмәләрен ныгыттылар. Рус теле дәресендә вакыт капсуласын әзерләп “киләчәккә хат” яздылар. Тел гыйлеме дәресе дә булды – замана стандартлары буенча укучылар төрле телләрне белергә тиешләр бит! Ул дәрестә татар, инглиз һәм алман телләрендә танышуны өйрәнделәр. Дәресләр беткәч, презентация, җыр, биюләр, әкият күрсәттеләр. Шулай әзерләгән концерт бик күңелле үтте. Иң актив чыгарылыш сыйныфлар мәктәпне 45 ел (1974 елда), 30 (1989 елда), 20 (1999 елда) һәм 15 ел (2004 елда) элек тәмамлаган укучылар булдылар. Бөтен чараның темасы “Сәяхәт” иде. Нигездә, гомеребез бер сәяхәт кебек үтә. Ә укучылар мәктәпне тәмамлагач, зур сәяхәткә чыккан кебек, олы тормыш юлына китәләр. Шул балалар үскәч, мәктәп елларын җиңел, күңелле узган итеп күрәләр. Укытучыларга рәхмәтләр әйтеп, шатланып мәктәпкә киләләр. Килгән барлык кунакларга, бәйрәмдә катнашкан, аны әзерләгән укытучыларга, укучыларга зур рәхмәтебезне белдереп, киләсе очрашуларны көтәбез!
Лилия МӘЗИТОВА, Төмән районы, Муллаш авылы.