Материалы

Мәктәп тарихының башлануы

последние и лучшие новости искусства в мире

33-12Өлкә күләмендә мәгарифкә Ялутор районы, Аслана мәктәбе керткән өлеш әйтеп бетергесез. 1955 елга кадәр өлкәбездә бердәнбер татарча белем бирә торган урта мәктәп булган ул. Анда укып чыгучылар арасында ил, дөнья буенча танылган кешеләр бар, бик күп милли кадрлар әзерләүгә нигез салды. Киләсе елга Аслана мәктәбе 100 еллыгын каршы алырга җыена, дип хәбәр итте анда озак еллар эшләүче Лилия апа Мөхәммәдиева. Һәм бу турыда газета битләрендә аерым рубрика булдыруыбызны үтенеп, материаллар белән тулы берничә дәфтәр бирде. Бу санда алар арасыннан мәктәп тарихына караган өлешен тәкъдим итәрбез.

Равил Каташовның 1966 елда район газетасында бастырылган мәкаләсеннән алынган истәлекләр:

- 1917 елга кадәр Асланада дини мәктәп була. Ул мәчет янында урнашкан зур түгел бинада урын ала. Укыту ятлауга юнәлтелә. Дини китаплар: “Һәфтияк шәриф”, “Иман шарты”, “Коръән” һәм башкалардан белем алалар. Тән җәзасы да кулланыла. Укулар тәнәфессез, көне буе алып барыла. Балалар мәктәпкә утынны да үзләре алып киләләр, укытучыларга акча түлиләр.

1920 елдан мәктәптә яңача белем бирә башлыйлар. 5 елдан ул беренче баскычтагы дүртьеллык татар-башкорт мәктәбенә әверелә. Аның белән Әхмәдулла Исмәгыйлов җитәкчелек итә. Җәмәгать эшләрен дә алып бара, халыкка партиянең политикасын төшендерә, фотограф, күп газета-журналлар яздыручы буларак та хәтерлиләр аны, авылның иң белемле кешесе иде, диләр.

1928-1930 елларда колхоз-яшьләр мәктәбе (ШКМ) төзелә. Аның төзелешендә авыл хезмәтчәннәре - Әхмәт һәм Миннебай Алиуллиннар, Кәлмөхәммәт Калиев, Буденный исемендәге колхозның элекке председателе Билал Чәләлов, Аслана авыл советының элекке председателе Габделкәрим Калиев зур булышлык күрсәтәләр. Яңа бинада 1930 елның 20 сентябрендә беренче дәресләр үтә. Мәктәп җитәкчесе итеп коммунист Зәйни Ташкаловны билгелиләр. Ул Төмән районының Ямбай авылы кешесе була. Коллективка пролетар чыныгу алган укытучыларны туплыйлар. 1933 елда беренче чыгарылышта 33 бала мәктәпне тәмамлый. Алардан Хәлидулла Кәбиров, Калбай Әмиров, Фатыйма Рамазанова, Сәит Хәлитов укытучы һөнәрен сайлыйлар. Ә Фәйзрахман (Тамерлан) Ишмөхәммәтов – Советлар Союзы Герое.

1937-38 елларда әлеге белем йорты тулы булмаган урта мәктәп статусын ала. Укучыларның күбесе Тубыл, Свердловск, Троицк (Чиләбе өлкәсе) педучилищеларына, Төмән медицина училищесына укырга керәләр.

1941 елның көзендә урта мәктәп булып эшләп китә, беренчеләрдән булып 8 класска кабул итәләр. Тик күп укучылар 8 нчедән, ә бер елдан соң барлык егетләр дә фронтка китәләр. Уку авыр бирелә. Кием, ашау ягы начар, язу өчен кара урынына кызыл чөгендер согы кулланыла, иске китап, журналларның юл араларына язалар. Бинаны җылытырга утын җитми, укытучылар аз. Күпләр уку белән бергә колхозда да эшлиләр. Дәресләрдән соң, укучылар тимер-томыр җыюны оештыралар, игенне җыюда катнашалар.

Кыенлыкларга да карамастан, мәктәп директоры Гөлниса Ханнанова яшьләр урта белем алсын өчен барысын да эшләргә тырыша. Һәм мәктәп тормыш сынауларын ерып чыга.

Бөек Ватан сугышында Гыйрфан Шәйдуллин, Сәит Кәримов, Кадыйрҗан Уметбаев, Хәким Гадеев, Тимерхан Хәлилов, яшь офицерлар – Рәхимҗан Алеев, Фәйзи Хәкимов һәм башкалар илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр. Күпләренә кайту бәхете эләкми дә: Үлмәс Каташов, Әхмәдулла Хәлитов, Әхмәдулла Кәбиров, Рамазан Хәлитов һәм башкалар гомерләрен дә жәлләмиләр. Мәктәптә аларны онытмыйлар. 1965 елда Ватан сугышында һәлак булучы элекке укучылар хөрмәтенә һәйкәл ачыла.

Ел саен унлаган егет һәм кыз урта белем алып чыга. Туган колхозларында калучылар да, югары, урта һөнәри белем алып кайтучылар да бар.

“Аслана мәктәбендә ШКМ ачылу белән Карагай, Тархан, Атъял, Кулик, Исәт, Сәел, Ямбай авылларыннан укучылар килеп укыйлар. Читтән килеп укучыларны интернатта тәрбияләү, ашату өчен Әхмәдулла Исмәгыйловка ашханә, интернат, мәктәп яны хуҗалыгын булдыру өчен күп көч куярга туры килә. Колхоздан ике ат, өч сыер, сарыклар ала. Мәктәп яны бакчасында яшелчә, бәрәңге үстерәләр, хәтта кырда бодай да чәчәләр. ...Укучылар терлек үрчетүдә актив катнашалар, хайванчылык фермаларына шефлык итәләр. ...Политехник уку буенча Аслана мәктәбе барлыгы 16 кролик, 6 вак терлек, 3 сыер, 6 баш каз асрыйлар.

Әхмәдулла Сафиулла улы Исмәгыйлов 1897 елда Асланада туа. Ямбайда, Уфада “Галия” мәдрәсәсендә укый. Аслана җидееллык мәктәбендә укытучы, завуч, 22 ел мәктәп директоры булып эшли. Күренекле җәмәгать эшлеклесе барлык үзәк һәм өлкә газеталарына мәкаләләр язып, ил, халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә була. Заманының күренекле зыялылары Шиһап Абайдуллин, Хәмит Ярмиләр белән аралашып яши”, - дип язылган Люция апа Хәбибуллинаның “Себердә татар мәгарифе (ХХ гасыр” китабында.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума