#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәүлет бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

49-9Кыш аеның һәм шулай ук Мәүлет бәйрәменең беренче көненә туры китереп, Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында “Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормышы”на багышланган бәйрәм узды. Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, экранда Мөхәммәт Пәйгамбәргә багышланган видеоролик күрсәтелде.

Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты рәисе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин, Төмән өлкәсе мөселман Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге рәисе Искәндәр хәзрәт Юсупов, Россиянең Үзәк мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе буенча имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиганшинны сәхнәгә чакырдылар. Алар Мәүлет бәйрәме белән тәбрикләделәр.

“Аллаһтан башка илаһы юк, Мөхәммәт Пәйгамбәр Аның колы һәм илчесе. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан җир йөзенә, дөньялыктагы кешеләргә ислам динен тарату өчен килгән һәм бүгенге көнгә кадәр мөселманнар тормышында юлдаш һәм үрнәк булып тора”. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Ихлас күңел белән “Лә иләһә илләллаһ!” – сүзләрен әйтә белгән бәндә өчен күкләрдә ачылмый калган капкалар булмас. Алар сине олы гөнаһлардан коткарып, бу сүзләрнең Аллаһ хозурына барып җитүенә ярдәм итәр”, - дигән сүзләрдән соң, Мөхәммәт Пәйгамбәренең (с.г.в.) тормыш юлын, аның һәрьяклап юмарт, гадел, сабыр, батыр, тыйнак һәм аңарда барлык илаһи сыйфатлар гына булуын әйтеп уздылар.

Аллаһы Тәгаләнең илчесе буларак ул: «Иң күркәм иман – юмартлык белән сабырлык”,– дигән.

Дин әһелләреннән соң, Чечен Республикасының танылган артисты Карина Радуева рус телендә “Родина” һәм “Время” дигән җырларны башкарды. Бәйрәмне алып баручылар: Эмиль Юсупов белән Гөлнара Кәримова сәхнәгә Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча баш белгече Радмир Газизовны чакырдылар. Ул бәйрәм белән кайнар котлап, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев исеменнән Рәхмәтнамә белән Әмир хәзрәт Балдинны һәм Ибраһим хәзрәт Суховны котлады. Шулай ук Махачкала шәһәреннән һәм Дагстаннан килгән кунаклар да сәхнәгә күтәрелделәр. Үз илләреннән китергән кайнар сәламнәрен һәм котлау сүзләрен җиткерделәр

Бертуган Рөстәм һәм Руслан Маметовлар чыгышыннан соң, Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге “Пышны” ансамбле егетләре Пәйгамбәребез рухына салават укыдылар.

Шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин да җыелган мөселманнарны бөек бәйрәм белән котлады. Аннан соң Энҗе Миргазизова, Хәлил Вагайлы, бертуганнар Артур белән Эдгар Алтынгузиннар шигырьләр сөйләп тамашачыны куандырдылар.

Дин өлкәсендә күп еллар эшләгәннәргә Әмир хәзрәт Балдин Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе исеменнән Мактау кәгазьләре тапшырды.

Лесобазада яңа мәчет төзү өчен урын алуда Тияк Шәрипов дигән шәхес зур өлеш керткән. Мәчетне күрү аңа насыйп булмаса да, вафат булганнан соң Нәфигулла хәзрәт Аширов исеменнән орден тапшырдылар. Орденны сәхнәгә Тияк абыйның тормыш иптәше Шамаш апа Шәрипова (рәсемдә) үзе чыгып алды һәм картын искә алып берничә сүз әйтеп китте. Бабаларының орденын алырга сәхнәгә Тияк абыйның балалары, оныклары да күтәрелделәр (рәсемдә).

“Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) бәйрәме Төмән шәһәрендә быел 8нче ел уздырыла. Пәйгамбәребезгә багышлап, Коръәннән сүрәләр, азаннар, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелде һәм аның хәдисләре искә алынды. Бу бәйрәмне уздыруда милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты ярдәм итте, шулай ук халык та читтә калмады, ярдәм итүчеләр күп булды”, - дип Әмир хәзрәт аларга рәхмәтләрен белдерде. Бәйрәм кичәсе тәмамлануга, барлык кунакларны мәдәният сараеның икенче катына чәй табыннары янына чакырдылар һәм тәмле пылаулар белән сыйладылар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836