#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәртәбәле укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

46-5Бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яшәүче Роза Ваһап кызы Ниязова 1932нче елда Тубыл районы, Күкрәнде авылында күренекле укытучы Ваһап Тухтабай улы Әхмәтов гаиләсендә туа. Ул 6 яшендә укырга керсә дә, сыйныфташларыннан яхшы зиһене, тырышлыгы белән аерылып тора. Шул чорда туганнарның балачагын Ватан сугышы алган булса, Әхмәтовлар гаиләсе ятимлек, җитешсезлекне алдарак татый. Роза апа 2 нче сыйныфта укыганда 4 баланы үксез итеп әниләре үлеп китә, ике елдан әтиләре вафат була. Башта алар 17 яшьлек Фатыйма апалары белән яшиләр, бераздан 4 баланы әниләренең сеңлесе Тубыл шәһәренә алып кайта.

Биредә Роза апа гомуми белем бирү мәктәбен уңышлы тәмамлап, педагогия училищесына укырга керә. Кулына таныклык алганнан соң, Күкрәнде сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытырга кайта. Шул елларда ул Тубыл укытучылар институтында, аннары Алабуга педагогия институтында читтән торып белем ала. Укыткан чорда Роза апа авыл балаларын рус телендә иркен сөйләшергә, хатасыз язарга өйрәтүне үзенә төп бурыч итеп куя. Дәрестән тыш түгәрәкләр, факультативлар үткәрә. 1951 нче елда Роза апа авылдашы Камал Зәйнулла улы белән тормыш корып, 2 егет һәм 1 кыз үстерәләр. Балаларына югары белем биреп олы тормыш юлына озаткач та, әти белән әни алар өчен бар яктан да үрнәк булып торалар, Камал абый озак еллар почта хезмәткәре булып эшли, аннары аэропорт начальнигы вазифасын үтәп лаеклы ялга чыга. Кызганычка каршы, 74 яшендә ул вафат була. Озакламый Ниязовлар гаиләсе ишеген тагын зур кайгы килеп шакый - Кременчуг шәһәрендә вертолет йөртүче һөнәренә өйрәнеп, шул эшкә 40 ел гомерен багышлап, яңа гына лаеклы ялга чыккан көннәрдә зур уллары Мансур Камал улы көтмәгәндә үлеп китә. Роза Ваһап кызы 39 ел туган мәктәбендә эшләп, Хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә ул балалары, 5 оныгы, нәбәрәләренең уңышларына сөенеп, аларның игътибары, хөрмәтен тоеп яши. Биш тапкыр намазын укып, җәй айларында авылга кайтып хәтем ашлары да уздырып тора.

Бу көннәрдә Роза Ваһап кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен каршылады. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836