Материалы

Мөселман яшьләре фикер алыштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

47-1Мөселман яшьләренә кагылган актуаль проблемаларны уртага салып сөйләшү максаты белән Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Төмән өлкәсе мультимәдәни киңлекләрдә мөселман яшьләрен борчыган актуаль сораулар һәм яшьләр арасында экстремизм идеяләрен профилактикалау” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мөселман Диния нәзарәте, өлкә Ислам мәгърифәт үзәге, “Хәләл” өлкә мөселман яшьләре Ассоциациясе, Төмән дәүләт университеты һәм татар мәдәният үзәге җитәкчелегендә оештырылды.

Чараны өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар Нәфыйков алып барды. Яшьләрне өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы Александр Шевелев, РФнең атказанган юристы, Төмән дәүләт университеты ректоры киңәшчесе Ольга Загвязинская сәламләп, эшләрендә уңышлар теләгәннән соң, докладчылар чыгыш ясадылар. Үзләренең чыгышларында алар мөселман динен тотучы яшьләр белән җәмгыятьнең дөньяви өлеше арасында килеп чыккан аңлашылмаучылыкларның сәбәпләренә үзләренең карашларын белдерделәр. Шулай ук конфессияара никахлар һәм мөселманнарның башка дин һәм конфессия вәкилләре белән хезмәттәшлек итүләре турындагы сораулар каралды. Ольга Загвязинская әйтүенчә, бүгенге көндә Төмән университетында РФ субъектларының якынча яртысы һәм 35 илдән студентлар белем алалар. “Чит илләрдән килгән студентларның тормышларын җайлаштыру буенча җитди эшләр башкарабыз. Төмәнгә килеп төшүгә ук белгечләр алар белән җәмгыятькә каршы булган карашларны алдан кисәтү буенча эшләр алып баралар”, - диде ул. Төмән шәһәренең Кырынкүл мәчете имам-хатыйбы Арслан Абдулла Россия мөселманнарының проблемалары турында сөйләп, хакимият органнары белән мөселманнар арасында компромисслар табуның кирәклеген билгеләп: “Бүгенге яшьләрнең социаль яктан якланмаулыклары зур проблема булып тора. Алар эшкә урнаша алмыйлар, шул сәбәпле гаиләләрен тулысынча карый алмыйлар. Социаль лифтлар булмаулык яшьләрне чит илләргә китәргә мәҗбүр итә. Андыйларның кайберсе террористик оешмаларга барып эләгәләр. Чынлап та, бу бик мөһим проблема, шуңа аны уртага салып чишәргә кирәк”, - диде. Өлкә ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов үзенең чыгышында мөселманнарның башка дин әһелләре белән хезмәттәшлек итүләрен аңлатты. Кырынкүл мәчете имамы Әнвәр хәзрәт Мойса яшьләрнең үзара социаль элемтәләр аша аралашуларның чиге булырга тиешлеген әйтеп, төрле мисаллар китерде. Ә Яркәү районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Мәҗитов Коръән аятьләренә таянып мөселман хатын-кызлары һәм ир-атларының кайсы конфессия вәкилләре белән никахлашырга рөхсәт ителүе һәм бөтенләй тыелуының төп принципларын аңлатты. Докладчыларның чыгышларын яшьләр кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен борчыган сорауларга нигезле җаваплар алдылар. Фикер алышуда бик актив катнашкан Зиннәт хәзрәт Садыйков оештыручыларга һәм түгәрәк өстәлдә катнашучыларга рәхмәт әйтеп, киләчәктә мондый очрашулар ешрак үткәрелсен иде дигән теләген белдерде. Аннары яңа тәкъдимнәр өстәп, резолюция кабул ителде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума