Материалы

Мөселманнарның дини-уку курслары башланды

последние и лучшие новости искусства в мире

7-52018нче елда беренче тапкыр дин әһелләре белемнәрен күтәрү курсларына Салаир трактының 10нчы чакрымында урнашкан “Дружба-Ямал” ял йортына җыелдылар. Дәресләр алдыннан өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт Садыйков, Төмән дәүләт университеты ректоры киңәшчесе Ольга Загвязинская, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының дини оешмалар белән эшләү бүлеге начальнигы Александр Шевелев, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесе урынбасары Әмир Балдин котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Курслар февральнең 12сендә башланып, 15ендә тәмамлана. Барлыгы 48 сәгать дәрес каралган. Тыңлаучылар 85 кеше чакырылып, бу юлы 90га якын кеше килгән.

Семинарга йөрүчеләр саны азаймый, ә арта гына бара. Зиннәт хәзрәт Садыйковка үзебезне кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Хәзрәт, элекке елларда семинарларда белем алып, аларның авылларда шул белемнәрен халыкка җиткерү һәм җиткермәүләре белән кызыксына идек. Ә хәзер аның нәтиҗәсе ничек һәм ни дәрәҗәдә булуын аңлатып китмәссезме?

Әлбәттә, нәтиҗәсе бар. 2016 елга кадәр әле мондый курслар булмаганда, төрле районнардан, бигрәк тә авыллардан, сораулар белән шалтыраталар иде.

Хәзер алар үз авыллары имамнарына баралар. Әле бит күптән түгел генә дини бәйрәмнәрне уздыру, дини йолаларны үтәү халык өчен бер проблема булып тора иде.

Беренче чиратта, имамнарыбыз шул сорауларга дөрес җавап бирерлек дәресләр алдылар. Курсларны үтеп кайткан имамнар хәзер квалификацияле. Безнең максат – дин юлына мөмкин кадәр күбрәк татар халкын бастырырга һәм аларга дөрес аңлатма бирүгә нигезләнгән.

Шулай ук Ольга Анатольевна белән дә кыска гына әңгәмә кордык. Ул: “Губернаторыбыз В.Якушев ярдәме белән елына берничә тапкыр уздырылган семинарларның нәтиҗәсе бик яхшы күренә. Бер-беребезне аңлап яшәү өстенлек ала. Курку, шикләнүләр читтә кала бара. Киләчәктә дә шулай дус-тату, исән-имин яшәргә язсын”, - дип сөйләде.

Бүгенге беренче дәрес башланып, мирас һәм хокук темасына Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург мөселман дини идарәсенең совет рәисе, теология фәне укытучысы Дамир Хөсәенов укытып калды. Әле алда берничә көн бар. Шулай ук социальләштерү, фикх, ислам тарихы, тәҗвид, сира, закончылык фәннәреннән дә дәресләр биреләчәк. Имамнарыбызга хәерле сәгатьләр, уңышлар теләп калабыз. Әлбәттә, аларның белемле булулары бүгенге көндә бик мөһим.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума