#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Максатлары: туган телне саклау, үстерү

последние и лучшие новости искусства в мире

28-920 июньнән 1 июльгәчә Казанда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: торышы, проблемалар, перспективалар” исемле Россия Федерациясе регионнары милли мәгариф кураторларының, укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, ТР Министрлар кабинеты, Бөтендөнья татар Конгрессы вәкилләре, Россиянең 24 регионыннан 150 делегат, РФ субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар җитәкчеләре, ТР фәннәр академиясе, ТР мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар.

Секциянең төп өлеше программа нигезендә Татарстанның Арча районының мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренә өч төркемдә баруны үз эченә алды. Шулай ук Арча районына Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексына бару оештырылды.

1 июльдә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортының конференцияләр залында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин катнашында пленар утырыш узды. Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, федераль татар милли-мәдәни автономия советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев һәм башкалар катнаштылар. Пленар утырыш кысаларында милләттәшләребезне тантаналы бүләкләү булды.

Безнең регионнан семинар-киңәшмәгә Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе директоры Алевтина Манкаева, Вагай районы, Икенче Вагай урта мәктәбе директоры Юлия Әхәтова, Талымхан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Садыйкова, Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова, Советлар Союзы Герое Әнвәр Калиев исемендәге Яркәү районы, Иске Александровка муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаков исемендәге Карбан төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әтия Хәлилова, Ялутор районы, Яңа Атьял урта мәктәбенең филиалы Аслана урта мәктәбенең татар теле (татар) һәм әдәбияты укытучысы Алсу Исмәгыйлева, Тубыл районы, Лаемтамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ишкулова бардылар.

Без Кырынкүл урта мәктәбе директоры Алевтина Манкаевадан Төмән делегациясенең Казанга баруы турында сораштык.

- Татарстан Республикасы башкаласына сәфәр нык ошады, файдалы, күпкырлы тәҗрибәләр тупладык, яңа кешеләр белән очраштык, таныштык. Шушындый олы бүләк ясаулары өчен Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгына, Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Программа бик бай булды, пленар утырыштан тыш, Казанда Г.Камал театрына кердек, “Хуш, авылым” исемле спектакль карадык. Эчтәлеге бигрәк күңелләргә үтеп керде, бетеп барган авыл проблемасын күрсәттеләр. Арча педагогия училищесы хуш күреп каршы алды, анда 800 укучы укый. Монда яңа заманча җиһазлар белән таныштык. Бөек татар шагыйре Г.Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган чара үткәрелде.

Казанда Банисә Ниязованы югары һөнәрилек, туган телне саклавы һәм үстерүе өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән котладылар. Якташыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар телибез», - дип сөйләде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836