#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мактанырлык һөнәр ияләре күп әле

последние и лучшие новости искусства в мире

34-8Ялутор районы, Рауды авыл китапханәсе каршында эшләүче «Традицияләр утравы» җәйге ял мәйданчыгы җитәкчесе Ләйлә Уразова балаларның ялларын тагын да күңеллерәк, файдалырак итәр өчен төрле кызыклы очрашулар планлаштырган.

Бу көннәрдә ул балаларны киез итек басучы Зәфирә апа Әбделхгатова белән таныштырды. Апа аларга киез итек басу буенча мастер-класс күрсәтте.

Элек һәр зур авылда киез итекләр басучылар булган, хәзер бу онытылып барган һөнәр белән шөгыльләнүчеләрне сирәк очратасың. Рауды авылында кешеләргә җылы итекләр кидерергә яратучы фидакарь, үз эшенең энтузиасты булган апа бу һөнәргә тормыш иптәше Айса Әбделхалит улыннан өйрәнгән. «Бу һөнәр безнең Себер салкыннары өчен онытылырга тиеш түгел. Безнең кырыс кышлар өчен киез итекләрдән дә яхшырак аяк киемен табып булмый», - дип әйтә 87 яшьлек Зәфирә апа.

Аның җылы куллары белән ясалган уңайлы аяк киемен 10 оныгы һәм 16 нәбәрәсе бик теләп, яратып кияләр. Зәфирә апа итекләрнең җылы булуын гына кайгыртмый. Ул аларның тышкы кыяфәтенә дә зур игътибар биреп, аларны төрле бизәкләр белән бизи. Менә шулай үзенең ишегалдында борынгы һөнәр – өй шартларында киез итекләр басу турында мастер-класс үткәреп, иске технологияләрне үтәп, кустар шартларда пима җитештерү мөмкинлеген раслады. Остабикәнең сүзләренә караганда, киез итекләр җитештерү авыр эш, әмма ул кирәкле һәм табышлы һөнәр. Аны саклап калу – халык мәдәниятен югалтмау дигән сүз.

Зәфирә апаның тагын бер зур мавыгуы бар - ул йоннан матур-матур өс киемнәре бәйли. Ачык йөзле, уңган, һәрвакыт оптимистик карашта булган хуҗабикә эшенең нечкәлекләрен, серләрен мәктәп укучыларына бик теләп өйрәтте. Балалар, хәтта, үзләре орчык белән җеп эрләп тә карадылар. Аннары Зәфирә апа аларны үзенең тәмле бавырсаклары һәм чәк–чәк белән сыйлады.

Балалар бу көнне бик файдалы һәм күңелле үткәрделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836