Материалы

Мактауга лаек укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәзерге заман укытучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Иң беренче чиратта, балаларны яратырга, аларны аңлый белергә, аларның якын дусларына әйләнергә тиеш.Заманадан артта калмыйча, яңа технологияләр куллану, үз фәнеңне яхшы белү - укытучы өчен бик мөhим таләпләр. Шушы таләпләргә бөтен яктан туры килгән укытучыларның берсе - Сәлиха Хисам кызы Әшербакиева. Тумышы белән ул Яркәү районы, Ваңгы авылыннан.

Авыл мәктәбендә башлангыч белемне алганнан соң, күрше Яңа Александровка урта мәктәбен, аннары Заводоуковск шәhәрендә индустриаль- педагогик техникумны яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Берничә ел Яңа Александровка урта мәктәбендә машиноведение, хезмәт дәресләрен алып бара. Тубылда Д.Менделеев исемендәге педагогия институтын читтән торып тәмамлап, химия, биология укытучысы дипломын ала.

1987 елдан бирле Яркәү районы, Кызылъяр мәктәбендә физика, химия, биология фәннәреннән балаларга белем бирә. Шулай ук физкультура дәресләрен алып бара.

Ул, коллега буларак, бик ярдәмчел. Беренчеләрдән булып, компьютер технологияләрен өйрәнеп, мәктәпнең hәр укытучысын, укучысын өйрәтүче ул.

Балаларны ярату hәм алар белән аралашу күпме көч таләп итә. Кулына нинди техника рулен тотса - шуның белән оста идарә итүче Сәлиха апалары тирәсендә ир-малайлар бөтерелә, алар аны ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә.

Сәлиха Хисам кызы үз эшенә бөтен көчен куеп, яратып башкара. Балаларга белем орлыкларын түкми-чәчми җиткерә.

9 класс укучыларын Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерли. Ул укыткан hәр укучы имтиханны уңышлы биреп бара. Бу - Сәлиха Хисам кызының хезмәт җимешләре.

Аның укучыларының уңышларын санап бетергесез. Район, өлкә күләмендә үткән олимпиадаларда, спорт ярышларында урыннар яулаулары, бәйгеләрдә югары баллар алулары да аның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ул район, өлкә, мәгариф министрлыгы тарафыннан Мактау грамоталары белән югары бәяләнә.

Сәлиха Хисам кызы белән тормыш-көнкүреш, бакчачылык серләре турында да сөйләшеп була. Мәктәп каршындагы тәҗрибә участогына керсәң - сихри дөньяга кергән кебек буласың. Андагы түтәлләр тип-тигез. рәт-рәт гаскәр кебек торалар. Бөтен җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә.

Үзенең балалары булмаса да, эне-сеңелләренең балалары өчен таяныч, терәк ул. Кирәк чакта hәркайсына булышып, ярдәм кулын сузып тора.

Кешенең шатлыгын   бүлешеп, кайгысын уртаклашып яши торган кеше ул - Сәлиха Хисам кызы. Авылда кемнең телевизоры бозыла, кемнең газ җайланмасы эштән чыга - hәркемгә ярдәмгә ашыга.

20 февральдә Сәлиха Хисам кызы Ашербакиева 60 яшен билгеләде.

Мин аның киң күңелле, ярдәмчел, туган җанлы булуына сокланам hәм горурланам!

Вәсимә МУРЗИНА, педагогик хезмәт ветераны,
Яркәү районы,
Кызылъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума