Материалы

Мактаулы, кирәкле һөнәр иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

38-3Укытучы! Бу һөнәр ияләрен һәркем хөрмәт белән телгә ала. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова бар көчен, тырышлыгын биреп эшләүче укытучы. Мөлаем йөзле укытучы апаларын укучылары яңа уку елында сагынып каршы алдылар. Катлаулы, мактаулы, кирәкле һөнәр иясе укучыларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар теленә мәхәббәт, кызыксыну уята. Замана белән бергә атлаган укытучының дәресләре кызыклы, иҗади, нәтиҗәле үтә.

Мөстәкыйль фикер йөртә белгән, тирән белемле укучылары белән ул Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә, олимпидаларда, шигърият бәйгеләрендә, фәнни–практик конференцияләрдә катнашып дәрәҗәле урыннарга лаек булдылар. Укытучы үзе дә ике мәртәбә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгеләрендә мактаулы урыннар ала. Быел Мәскәүдә Россия күләмендә узган “Россия халыкларының туган телләрен укыту буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәләр” бәйгесендә финалга чыкты.

Банисә Сөнгатулла кызы укытучылар коллективы, укучылар, әти-әниләр арасында олы ихтирам яулаган. 35 ел гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган югары белемле, тәҗрибә туплаган укытучы өлкә губернаторының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Банисә Сөнгатулла кызы Россия Федерациясе гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре исеменә дә лаек булды. Үзенең хезмәт юлы турында: ”Әле генә педучилищены тәмамлап, Вагай районы, Полино авылы башлангыч мәктәбе мөдире булып хезмәт юлымны башлаган идем. Аннары 2000 нче елдан татар теле һәм әдәбият дәресләрен укыттым, Күкрәнде мәктәбендә завуч булып эшләдем. Бу еллар күңелемдә якты, матур хисләр калдырды. Тубыл пединститутының рус-татар бүлеген тәмамлап, татар мохитенә күчеп, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен Тубыл шәһәренең этно-мәдәни компонентлы 15 нче мәктәбендә укыта башладым. Шәһәр мәктәбендә эшли башлаганыма һич үкенмим. Туган телләрен белми килгән балаларны татар теленә өйрәтү катлаулырак булса да, моны - изге эш дип саныйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә өлкә газетабыз “Яңарыш”ны да укыйбыз. Яраткан “Шигърият” сәхифәбез дә бар. Үз һөнәреңне яратсаң гына, хезмәтенә күрә хөрмәтен дә тоеп яшисең”, - дип сөйләде. Быелгы яңа уку елын Банисә Сөнгатулла кызы шатлыклы вакыйгалар белән каршы алды. Дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, тырыш, намуслы, 15 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Аңа исәнлек-саулык телибез, укучыларының рәхмәтләренә төренеп, озак еллар яшәргә, укытырга язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума