Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Матур тамаша бүләк иткән бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

2-4Тубыл шәһәренең социаль тернәкләндерү үзәгендә вакытлыча тәрбияләнүче балалар өчен оештырылган матур Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнаштылар. Тәрбиячеләре Гөлзифа Хәкимова балаларны зал уртасындагы матур бизәлгән, утлары балкып торган чыршы янына чакырды. Аның җитәкчелегендә оештырылган курчак театрында төрле яшьтәге балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр. “Яңа ел әкияте” дип исемләнгән күренештә буран, куян, аю, төлке ролендә балалар бик теләп катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызына бәйрәм кунаклары шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Өч яшьлекләр дә, югары сыйныф укучылары да әкият геройлары белән биеделәр, күңел ачтылар. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айсылу Әптелмән кызы Юнусова балаларны бәйрәм белән котлап: ”Балалар, сезнең якты өметләрегез, хыялларыгыз тормышка ашсын. Илебезне, укыган мәктәбегезне, укытучыларыгызны, тәрбиячеләрегезне, якыннарыгызны яратыгыз! Яңа ел, Чыршы бәйрәме төрле яшьтәге балаларның көтеп алган һәм яраткан бәйрәме. Бүгенге кичә сезнең хәтерегездә якты мизгел булып калсын дип тырыштык. Яңа ел тынычлык, иминлек, куанычлар белән килсен!” - диде. Һәм ул балалар белән төрле кызыклы, шаян уеннарда катнашты, табышмаклар әйтте, тапкыр булган балаларны җылы сүзләр белән мактады. Яшел чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләнгәннән соң, балаларга бүләкләр тараттылар. Бергәләшеп үткәрелгән Чыршы бәйрәменнән соң үзәк хезмәткәрләре ярдәм күрсәтүчеләргә җылы сүзләрен, теләкләрен юлладылар. Айсылу Әптелмән кызы Яңа ел күчтәнәчләрен алуда матди ярдәм күрсәткән Мөнирә Хөснетдинова, Эдуард хәзрәт Юнусов, Тимур хәзрәт Ниязов, Ерман Исентаев, Сорбон Олимовка рәхмәтләрен белдерде. Изге эшләр башкаручыларга уңышлар теләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836