Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Матурлык - дөньяны коткарыр!»

последние и лучшие новости искусства в мире

45-8«Матурлык - дөньяны коткарыр!» - дип язган бөек рус язучысы Федор Михайлович Достоевский. Матурлыкны күрә, аны тудыра белгән кеше беркайчан начар эш-гамәлләр кылмый, кеше хезмәтен бәяли, хөрмәт итә белә. Матур шәхесне тирә-юнендә барысы да матур булганда гына тәрбияләргә була, яхшылыкка матурлык аша өйрәтергә кирәк дип саныйлар Шыкча урта мәктәбе укытучылары. Шуны күз алдында тотып, мәктәп каршында оештырылган экопарк төзелешенә барлык булган көчләрен куялар һәм идеяләрен кертеп, үз хыялларын тормышка ашыралар.

«5 октябрьдә экопаркка Мәскәү делегациясе килде: СИБУР социаль инвестицияләр программасының экологик проектлары координаторы Наталия Баженова һәм «Кошлар һәм кешеләр» коммерциясез партнерлыгы директоры Юлия Горелова. Кунакларга проектны тормышка ашыру барышында башкарылган эшләрне күрсәттеләр, экопаркның ничек эшләве турында сөйләделәр, мәктәп укучыларының экологик культурасын тәрбияләүдә тәҗрибә белән уртаклаштылар. Кунаклар башкарылган эшне күреп, шатландылар һәм бик канәгать калдылар. Кызыксынган һәм инициативалы педагоглар булуына сокландылар, чөнки алардан башка мондый зур экопарк булмас иде», - дип белдерде проект кураторы Гүзәл Зәйнуллина.

Экопарк төзү проектының максаты - мәктәп яны территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү генә түгел, ә балаларга һәм авыл халкына экологик тәрбия бирү дә. Шулай ук экопарк дәрестән тыш эшчәнлек, лагерь чаралары өчен идеаль мәйданчык булып торачак. Ә турыдан-туры тормышка ашыру - проектта катнашучыларга территорияне төзекләндерү буенча практик ысулларга һәм алымнарга өйрәтү мөмкинлеге бирәчәк. Ә бөтен проектны «Тере планета» экологик программаларны үстерү үзәгенең әйдәп баручы белгече Надежда Тополова алып бара. Оештыру инициаторлары - мәктәп директоры Гөлнара Кәримова, укытучылар Вәсимә Хәлилова һәм Гүзәл Зәйнуллина юнәлдерелгән максатларына дөрес һәм кыю рәвештә юл тоталар.

Педагоглар һәм «Урман робинзоннары» түгәрәге әгъзалары мәктәп яны территориясендә экопаркны төзекләндерүдә шулай ук актив катнаштылар. Катнашучылар үсентеләр утырттылар, территорияне чистарттылар, чатыр (беседка) өчен төзелеш мәйданчыгы әзерләделәр.

«Безнең мәктәп кадетлары һәм укытучылар чатыр төзүдә үз теләкләрен белдереп, осталыкларын күрсәттеләр. Шыкча мәктәбе укучылары, «Урман робинзоннары» түгәрәге активистлары тәҗрибәле остазлары Вәсимә Хәлилова белән бергә мәктәп экопаркы территориясендә эрбет агачы (кедр) үсентеләрен утырттылар. Эрбет агачы орлыкларын биргән партнер - автоном коммерцияле булмаган «Ватан эрбет агачлары» урман питомнигы оешмасы, 2020 елдан башлап аның төбәк вәкиле - «Тере планета» үзәге җитәкчесе В.Пахомчик», - дип хәбәр итте Гүзәл Зәйнуллина.

Бүгенге көндә әлеге проект базасында башка экологик проектлар да тормышка ашырыла. «Хыял җилкәне астында» социаль проектлау мәктәбе нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныф укучысы Аделина Кәримова «Урманны яратам!» проектын тормышка ашыру өчен финанс ярдәмгә лаек булган. Проект экологик дәресләр һәм квестлар сериясе ярдәмендә шәхеснең рухи-әхлакый үсеше нигезендә укучыларның экологик культурасын формалаштыруга юнәлтелгән. Проектны тормышка ашыру Гүзәл Зәйнуллина җитәкчелегендә башкарыла.

Хәзерге вакытта төп бурычларның берсе – куелган максатларга ирешү. Проектны укучылар ландшафт дизайнеры Лариса Ибраһимова белән бергә эшләделәр. Аның ярдәме белән үсентеләр өчен урыннар билгеләнгән һәм территориянең тамгасы куелган. Владислав Гурков ясаган экопарк проектының макеты 3D моделе аша тәкъдим ителгән. Алга таба үсентеләр һәм материаллар сатып алу, яшелләндерү һәм төзелеш эшләрен оештыру дәвам итәчәк.

Проектны оештыручылар үз максатларына ышанычлы һәм горур атлап: «Алда безне озак эш юлы көтә, әмма безнең барысы да килеп чыгачак!» - дияләр. Уңышлар сезгә!

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836