#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Маяк булып торды”

последние и лучшие новости искусства в мире

4-3Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Абдразакова 2021 елда Төмәндә узган “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булды. Без якыннан танышу максаты белән Ләйлә Шамил кызыннан үзе, хезмәте турында сораштык.

– Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультеты рус-татар бүлеген тәмамладым. Яңа Кәешкүл мәктәбендә өченче ел татар теле дәресләрен алып барам. Гаиләм белән авылда яшибез.

Укытучы булырга мәктәп эскәмиясеннән хыялландым. “Укытучы” сүзе минем өчен бер сихри сүз булды. Яңа Кәешкүл мәктәбендә 40 ел татар теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран укытучы – Вәхидә Рәфыйк кызы Аитова кечкенә чагымнан маяк булып торды. Ул безгә белемгә мәхәббәт тәрбияләде, фикер йөртергә, тыңларга, күрергә, сөйләргә, ә иң мөһиме – татар телен яратырга, аның белән горурланырга өйрәтте.

Бүгенге шартларда безнең җәмгыятьнең татар теленә мөнәсәбәте бик борчый. Иң зур теләк: мондый катлаулы вакытларда да укучыларым үз туган телен – татар телен онытмаска, әти-әни булып та, балалары белән татарча рәхәтләнеп сөйләшә алсыннар иде. Туган тел һәм әдәбият укытучысы буларак, минем педагогик бурычым туган телне һәм әдәбиятны, үз халкының гореф-гадәтләрен яратучы, шулай ук башка халыкларның телен һәм әдәбиятын белүче һәм хөрмәт итүче шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. Балаларда туган телгә карата кызыксыну уяту мәсьәләсе мине һәрчак борчый иде. Мин бу сорауга үзенчә җавап таптым.

Педагогик кредо – ул педагогик осталык, тәрбия һәм белем бирүнең югары һәм даими камилләшә торган сәнгате буларак билгеләнә. Минем педагогик кредо: педагог Ш.Амонашвили сүзләрен китерәм: “Укытучы, данлы нурланучы кояш бул, кеше хисләре үсеше өчен рәхмәтле туфрак бул, укучыларның хәтерендә һәм аңында гына түгел, беренче чиратта аларның күңелендә кал”.

Укытучының мөһим бурычы – һәр укучының табигый бурычларын һәм үзенчәлекләрен билгеләү, аларга үз сәләтләрен, кызыксынуларын һәм талантларын үстерүдә ярдәм күрсәтү, укучыларның шәхесен гармонияле камилләштерүдә булышу. Моннан чыгып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларны дөрес сөйләшергә, укырга һәм дөрес язарга өйрәтүдән тыш, төп бурычлар – аларда мөстәкыйль фикерләүне үстерү, алган белемнәрне практикада куллану, шуның белән беррәттән һәр укучыда югары әхлаклы, мәдәни, иҗади актив, булдыклы һәм социаль яктан җитлеккән шәхес тәрбияләү. Мин 9 сыйныф, «Мирас» түгәрәге җитәкчесе дә. Эшемдә иң мөһиме - укучыларымның кечкенә җиңүләренә битараф калмау, вакытында мактау, сөйләү, юллау, - дип сөйләде Ләйлә Шамил кызы.

Без тырыш, максатчан, җитди карашлы, гадел, балаларны яратучы милләттәшебез белән горурланабыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836