#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мәчет өчен бер миллион”

последние и лучшие новости искусства в мире

50-3Узып баручы елга йомгак ясап, безнең районда мәктәпләр һәм күп фатирлы торак йортлар төзелеше белән беррәттән район үзәгендә Җәмигъ мәчете төзү дә мөһим вакыйгаларның берсе булды. Ул Вагай авылына керү юлында, Октябрьская һәм Крупская урамнары киселешендә урнашкан.

Вагай районында 22 меңнән артык кеше яши һәм аларның яртысы мөселман динен тота. Шул сәбәпле, безнең районда мәчетләр саны күп. Районда барлыгы 26 ислам гыйбадәтханәсе исәпләнә, ә 27енчесе район үзәгендә төзеләчәк.

Төзүдә актив катнашучы Руфат Рамазанов мәчет турында сөйләде.

- Мәчет төзү турында беренче тапкыр 2016 елда якташыбыз һәм баш меценат, «Енисей» корпорациясенә нигез салучы Тамир Алимбаев белән танышканда сүз башладык. Танышу күптәннән мәчет төзү идеясе белән хыялланучы Әмирхон Шәрипов ярдәмендә булды.

Аның белән идеяләрне уртаклашып, кирәкле проектны табу һәм эшләү өчен озын, авыр процесс башланды. Бу гади бурыч түгел, чөнки үзәк мәчет барлык районнар мәчетләрен дә берләштерүче, матурлыгы һәм уңайлылыгы ягыннан өлкә Аллаһ йортларынан калышмаска тиеш. Кабардино Балкариядә төзелә торган мәчет проекты климат шартлары буенча туры килмәде. Аннары Төмән шәһәрендәге «ИСТ архитектура-инженерлык төркеме» проект институтына шул иман йортына охшаш итеп ясарга заказ бирелде. Аны барлык техник шартлар белән эшләү бәясе 1 млн сумнан артык тәшкил итте.

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков ярдәменә таянып, район үзәгендә җирле мөселман дини оешмасын төзергә кирәк иде. 2016 елның июнендә ул теркәлде, аны Тухтасын Кульмамәтов җитәкләде. Шуннан соң килештерүләр, проект белән дәүләт экспертизасын узу, җир кишәрлеген эзләү һәм рәсмиләштерү дәвам итте.

Элекке район башлыгы Рамай Сөнгатуллин мәчет төзү идеясен хуплады. Авылга кергәндә аны төзү өчен җир участогы бүлеп биреп, аны тизрәк әйләндереп алуда һәм рәсмиләштерүдә, шулай ук төзелешкә рөхсәт алуда ярдәм итте.

Бүлеп бирелгән җир кишәрлегенең гомуми мәйданы 4480 квадрат метр тәшкил итте. Схема буенча ул дүрт зонага бүленә. Үзәк зона - мәчет урнашкан өлеш. Мәчет каршында төп аллея һәм ландшафтлы мәйдан булачак, ул җәйге вакытта мөселман бәйрәмнәре өчен кулланылачак. Машиналар туктау урыннары сулда һәм уңда урнашачак. Аерым бинада мөселман үзәге, китапханә, мәдрәсә булачак.

Яңа мәчет 150гә якын диндарны сыйдырачак, анда ирләр һәм хатын-кызлар заллары планлаштырыла.

2020 елның апрелендә проект дәүләт экспертизасын узды, аның бәясе 900 мең сум тәшкил итте. 2022 елның маенда төзелешкә керешергә мөмкин иде. Төзүче - «Авангард» компаниясе. Акча җыю оештырылды, моның өчен социаль челтәрләрдә һәм мессенджерда төркемнәр булдырылды, анда мөселман оешмасы счеты реквизитлары буенча садака күчереп була иде. Акча җыю дәверендә оешма хисабына 4 млн 200 мең сум акча кергән, аларның өч миллионы Тамир Алимбаевтан.

Җыелган акчага Винзили керамзит гравие заводыннан блоклар сатып алынды. Аның директоры Риволь Саммасов 50 процентлы ташлама ясады.

Төзелешкә әзерләнү эшләре агымдагы елның июнь аенда түләүсез нигездә техника, вак таш, ком һәм буш вакытларын биргән булышчылар ярдәмендә башланды. Бер көндә Вагай районы мәчетләренең имамнары фундамент салырга ярдәм иттеләр. Шул ук көнне Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков, Вагай районы мөхтәсибе Әхмәт Ишмөхәммәтов, Тубыл шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Илдар Алеев һәм җирле мөселман дини оешмасы әгъзалары белән бергә Аллаһның яңа гыйбадәтханәсен төзү хакына Коръән аятьләре укылды. Мәчет бинасының нигезе салынды.

Нигез салу стадиясендә Вагай районы, Тубыл һәм Төмән шәһәрләре мөселманнары, районыбыз өчен шундый истәлекле вакыйга турында белеп, ял көннәрендә килеп, берничә көнгә тукталып, булышып тордылар. Гомумән алганда, мәчет төзелешендә 200гә якын кеше катнашты, шул исәптән эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итүчеләр - шәхси эшмәкәрләр Борис Богатырев, Рәсим һәм Заһит Мәхмүдовлар.

Хәзерге вакытта төзелгән нигез беренче кат плитәләре белән ябылган һәм киләсе елга кадәр эш тукталып торды. Алдан түләү сыйфатында стеналарын торгызу һәм мәчетне тышлау өчен 1 800 мең сум күләмендә акча күчерелгән, түләүнең гомуми суммасы 2 млн 300 мең сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта төзелеш материаллары Төмән шәһәрендә язга кадәр саклана.

Хөрмәтле мөселманнар, безгә калган өлешне түләргә акча җитми. Кирпеч өчен калган акчаны һәм аны китереп җиткерү өчен түләргә кирәк, ә бу 1 млн.сум. Шуңа күрә мин барлык диндар мөселманнарны «Мәчет өчен миллион сум акча» җыюны оештырырга чакырам.

23 декабрьдә 12.00 сәгатьтә район үзәгендә «Магас» кафесында хатым-аш булачак. Барыгызны да әлеге чарада катнашырга һәм игелекле эшкә үз өлешегезне кертергә дәшәбез.

Мәчет төзегәндә бер генә кадак булса да керткән кешегә, дин белгечләре әйтүенчә, шунда ук оҗмахта торак төзелә башлый. Мәчет төзелешендә катнашканнарга һәм садака керткән һәркемгә рәхмәтемне белдерәсем килә.

50-2«Енисей» компаниясенә нигез салучы Тамир Алимбай улына; элеккеге район башлыгы Рамай Фәрид улына; «Сельский труженик» газетасының баш мөхәррире Илдар Гайсинга, «АрктикПромИзыскания фәнни-җитештерү берләшмәсе» генераль директоры Реваль Хөснетдиновка; «Винзили керамзит гравие заводы» директоры Риволь Фердаус улына; «Авангард» компаниясе директоры Әмирхон Атоевичка; Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйковка; Вагай районы мөселман дини оешмасы җитәкчесе Тухтасын Әбделхәсән улына; «Новострой» оешмасы директоры Артур Оганисянга; шәхси эшмәкәрләр Алик һәм Шамил Сәитовларга; «Ягоды ПЛЮС» сәүдә-җитештерү компаниясе генераль директоры Эльмар Ибуковка; «Статус» җитештерү-төзелеш компаниясе башкарма директоры Рөстәм Ариповка; Вагай районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Мәдинә Кориковага аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Мәчет төзүгә садака-ярдәм җыю өчен реквизитлар:

ИНН: 7206056602

Р/Счет: 40703810367100000378

БИК банка: 047102651

Назначение платежа: Добровольное пожертвование на строительство мечети в с. Вагай Вагайского района

Получатель:

ММРО с. Вагай Вагайского района Тюменской области

Наименование банка:

Западно-Сибирское отделение

№ 8647 ПАО Сбербанк

ОКПО: 09268402

Тагын да QR-код ярдәмендә Сбербанк онлайн кушымтасында түләргә була:

* Платежи и переводы

* Оплата по QR или штрихкоду

* Навести камеру на QR код. Белешмәләр өчен контакт:

8 922 267 80 38 - Руфат Рамазанов.

Елена АБДУЛЛИНА, Вагай авылы
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836