Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәчет юбилее дин кардәшләрен җыйды

последние и лучшие новости искусства в мире

51-3Тубыл шәһәренең Сумкино микрорайонында яшәүче милләттәшләребезне берләштереп торучы мәчет 25 еллыгын билгеләп үтте. Сөенечле вакыйгага бик күп кунаклар җыелды.

Мәчет имамы Илдар Алеев мәчеткә җыелган дин вәкилләрен, кунакларны шатлыклы вакыйга белән котлады, мәчетнең юбилее белән котлаучыларның теләкләрен дә җиткерде, халыкка, мәчет бинасын үз көчләре белән төзекләндерүдә булышлык күрсәтүчеләргә изге теләкләрен, рәхмәтләрен юллады. Хәзрәтнең вәгазе беркемне дә битараф калдырмады.

Ул кешеләрне иманлы, тәртипле, тәүфыйклы булырга чакырды. Аннары, җәмәгать белән намаз укыганнан соң, Илдар хәзрәт: «Без мәчеттә дини эшебезне өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков белән киңәшләшеп эшлибез. Мәчеттә җомга намазлары, дини бәйрәмнәребез, Рамазан, Корбан гаетләре үткәрелә. Тәравих намазларына да киләбез. Дини бәйрәмнәрдә мәчетебез җанланып китә, халык җыела, шәһәрләрдән дә киләләр. Мәчет - ул халыкны иманга, әхлакка чакыручы, динебезгә якынайтучы изге урын. Киләчәктә дә Сумкинода яшәүче мөселман халкы белән тату, бердәм булып эшләргә, яшәргә язсын», - диде.

Мәчетнең тарихы, бүгенге яшәеше турында 85 яшенә якынлашып килгән Хәтирә апа әйтеп китте: «Мин тормыш иптәшем Хәннән абыегыз Ихсанов белән 25 елга якын дин юлында. Мәчетебезгә элек өлкән яшьтәгеләр килә иде. Аларның күпчелеге мәрхүм булды. Соңгы елларны мәчеттә үзем үтәгән кассир эшен Мөршидә Рябиковага тапшырдым. Мәчет эшли башлаганнан бирле 20 ел Фәтхулла Камалетдинов (хәзер мәрхүм) хәзрәт вазыйфасын алып барды. 2019 нчы елны мәчеттә ремонт эшләрен авыл халкы үз көчләре белән эшләп чыктылар. Авыр эшләрне балта осталары, эчке ремонтны хатын-кызлар башкарды». Мөкәррәмә Баймагамбетова, Фатыйма Сәфәралеева: «25 ел вакыт узса да, мәчетебез әле тәртиптә, төзек сакланган. Карап сокланабыз, тырыш хезмәтебез ихлас күңел белән эшләнгән», - диделәр.

Сатылган авылыннан килгән Хөсәен абый Кутумов изге теләкләрен җиткереп: «Сумкино мәчетенә җомга намазларына килергә тырышабыз. Монда якты, безне җылы каршылыйлар. Мәчет имамы Илдар хәзрәт Алеевны, өлкән яшьтәге якташларыбызны, яшь буынны шатлыклы вакыйга - мәчет юбилее белән котлап, изге теләкләремне юллыйм. Итагатьле булып, матур яшәргә язсын һәммәбезгә. Мәчеттән озак еллар моңлы азан тавышлары яңгырап торсын», - дип котлау теләкләрен җиткерде.

Милли ризыкларга бай булган мул табын артында гореф-гадәтләр, йолаларыбыз турында фикер алыштылар, илебезгә тынычлык теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836