Материалы

Мәдәният белән тормыш буйлап!

последние и лучшие новости искусства в мире

14-10Җирдә шундый һөнәр бар — кешеләргә бәйрәм бүләк итү. Бу бөек сәнгать һәр мәдәният хезмәткәренең йөрәгендә яши. Нәкъ менә шушы кешеләр 25 мартта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әгәр дә мәдәният хезмәткәрләре аңа күңелле һәм мавыктыргыч бәйрәмнәрне кертмәсәләр, тормыш бик кызыксыз булыр иде. Үзең сәләтле булу белән бергә башка кешеләрне дә артыңнан ияртә һәм кызыксындыра белү – һәркемгә табигать биргән бүләк.

Карагай авыл мәдәният йорты - ул мәдәни тормыш үзәге, күңелле эмоцияләр һәм яхшы кәеф чыганагы. Авылда җәмәгать эшләре мәдәният хезмәткәрләреннән башка узмый. Ирле-хатынлы Байморатовлар тормышларын мәдәнияткә багышладылар. Аларга җитди миссия йөкләнгән — якташларыбызга сәнгатьнең асылын тәкъдим итү, халык традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен сүнмәслек итү.

Авылның мәдәни тормышы тырыш хезмәт һәм даими иҗади эзләнүдә, аларның энтузиазмында һәм үз эшләренә зур бирелгәнлегендә төзелә. Байморатовлар районның мәдәният өлкәсендә 30 елдан артык эшлиләр.

Алсу Габделхәтим кызы ике дипломга ия, Тубыл зооветтехникумын һәм сәнгать, мәдәният училищесын тәмамлый, 32 ел мәдәни оештыручы булып эшли. Аның таланты зур, сандугач кебек җырлый. Чиста тавышлы, концертларда тамашачыларга лирик, матур җырлар бүләк итә.

Ире Марсель Айнаш улының диплом буенча белгечлеге - агроном-оештыручы. Түгәрәк җитәкчесе булып 30 ел эшли, ә гомуми хезмәт стажы - 34 ел.

Карагай авыл мәдәният йорты клуб итеп җайлаштырылган бинада урнашкан. Алай да бу алар өчен бергә ял итү урыны, авылдашларын каршы алу өчен төп мәйданчык, биредә иҗади сәләтләр үсә, яңа йолдызчыклар кабына. Мәдәният йортында барлык календарь бәйрәмнәре, балалар, өлкәннәр һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен ял кичәләре үткәрелә.

Барлык чараларны оештыручылар - мәдәният хезмәткәрләре, алар һәр бәйрәм кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итсен өчен фидакарьләрчә эшлиләр, бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм сәнгатькә тугрылык белән карагайлылар күңелендә бай, онытылмаслык хис-кичерешләр калдыралар.

Мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеге төрле яшьтәге кешеләр белән бәйле: балаларда талантларны ачалар, актив һәм иҗади яшьләр белән бер дулкында булырга тырышалар, өлкән буын кешеләренең зирәклеге һәм тәҗрибәсен туплыйлар. Мәдәният йортында төрле яшьтәге һәм төрле категорияләрдәге 13 түгәрәк эшли. Бу - вокал, хор, бию, фольклор, нәфис сүз, оста куллар. Алар белән ирле-хатынлы Байморатовлар җитәкчелек итә.

Коллективлары район, өлкә, төбәк, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда актив катнашалар, төрле номинацияләрдә лауреатлар һәм дипломантлар булалар.

Мәдәният йортында 20 ел дәвамында «Умырзая» ансамбле эшләп килә, анда башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Мурзина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Бәширова, тәрбиячеләр Нурия Хәлилюллина, Клариса Юлдашева, пенсионер Майра Мирасова, математика укытучысы Фәүсия Нигъмәтуллина йөриләр. Ансамбль - даими призер, дипломант, төрле дәрәҗәдәге конкурслар, фестивальләр лауреаты.

«Туганнар» ансамбле күптән түгел төзелгән, ә инде 2020 ел дәвамында онлайн конкурсларда катнашкан һәм дипломант, лауреат булган.

Балалар түгәрәкләргә актив йөриләр, үзешчән сәнгатьтә, конкурс программаларында катнашалар. Элина Мурзина - мәдәният йортының «йолдызчыгы», район, өлкә, төбәк, бөтенроссия конкурсларында халык һәм эстрада вокалы номинацияләрендә лауреат дипломнарын берничә тапкыр алды. Эльмина Бәширова «Салават күпере» бию түгәрәгенә йөри. Ул төрле конкурсларда хореография номинацияләрендә берничә тапкыр җиңүче булды. Кызлар: Элина Мурзина, Элина Бәширова, Айсылу Зәйнитдинова төрлечә чигү, пластилиннан әвәләп ясау түгәрәкләренә йөриләр. Шәһәр, өлкә конкурсларында даими катнашалар, лауреат булалар.

Мәдәният йортында волонтерлар да бар, алар хезмәткәрләргә төрле акцияләр үткәрүдә, тамаша залын, сәхнәне бәйрәм чараларына бизәгәндә булышалар. Еш кына спонсорлар Рәйсә Мусина һәм Илдус Абдуллин булалар. Мәдәният хезмәткәрләре китапханәче Лилия Кәримова һәм мәктәп педагогик коллективы белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Барлык чараларда да карагайлылар чын күңелдән ял итәләр һәм бәйрәмнәрне яхшы оештырганнары һәм һөнәри осталыклары өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәләр.

Краснодар шәһәрендә «Уңыш триумфы» I халыкара фестиваль-конкурсында Алсу Байморатова, Роза Ибраһимова – I дәрәҗәдәге, Элина Мурзина II дәрәҗәдәге лауреат, «Умырзая» ансамбле II дәрәҗәдәге лауреат дипломы алалар.

Краснодар шәһәрендә «Йөрәкләр Полифониясе» IV халыкара фестиваль-конкурсында вокал номинациясендә «Умырзая» ансамбле - I дәрәҗәдәге, Лиана Мусина - II дәрәҗәдәге, Гөлнара Мурзина III дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнәләр.

Екатеринбургта узган «Сәнгать вакыты» балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты төбәкара фестиваль-конкурсында “Умырзая” ансамбле III дәрәҗәдәге лауреат була, Элина Мурзина - III, Алсу Байморатова – III дәрәҗәдәге лауреат.

Тагын да берничә бәйгедә аларга уңыш елмайды. 4 район дипломы, өлкәнеке – 10, халыкара конкурслардан – 4, региональ конкурслардан – 1, бөтенроссия конкурсларыннан – 5, шәһәр конкурсларыннан – 3 дипломга ия булдылар.

Күпьеллык намуслы хезмәте, авыл һәм район мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе, төрле чараларда катнашырга яшьләрне җәлеп итүе өчен Байморатовлар гаиләсе күп санлы бүләкләргә ия. Ирле-хатынлы Байморатовлар - актив тормыш позициясе, иҗади идея белән мавыккан кешеләр, авылдашлары, хезмәттәшләре арасында ихтирамга лаек.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума