30

coronavirus2

48-15

Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мәдәният хезмәткәрләрен котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

14-11Тубыл шәһәренең сәнгать һәм мәдәният үзәгендә узган тантаналы чарада мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. ”Кешелек дөньясында сәнгать мәңгелеккә” темасына сәхнәләштерелгән күренеш белән башланган чарада бай мәдәни мирасыбызны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган һәнәр ияләре арасында безнең милләттәшләребез дә бар иде.

Шәһәр башлыгының Мактау грамотасына себер-татар мәдәният үзәге директоры урынбасары Айгөл Моратова, шәһәр Думасы Мактау грамотасына ”Речник” клубы җитәкчесе Фатыйма Мамшанова, себер-татар мәдәният үзәге бухгалтеры Гөлшат Речапова, тавыш операторы Илнар Колмәмәтов лаек булдылар. Тубыл шәһәр Думасының Рәхмәт хаты белән Маһинур Тимербулатова, шәһәрнең мәдәният һәм туризм департаментының Рәхмәт хаты белән себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Салават Аллояров, Юлия Кормилицина, Римма Баганаева бүләкләнделәр.

Күп еллар шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты рәисе булып эшләгән Юрий Константинов (мәрхүм) исемендәге премия мәдәният юнәлешенә тугры калган, тырыш хезмәтләре белән дан казанган, тирән ихтирамга лаек Арангуловлар гаиләсенә бирелде. Шулай ук Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесенә ия булган Зәкинә Сәйфулла кызы, уллары Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар гаиләсенә “Тубыл шәһәре мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен” дигән махсус бүләк тапшырдылар.

Себер-татар мәдәният үзәгенең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина бу бәйгенең дипломанты булды. Быел иң яхшы артист исеме шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәге артисты Светлана Таланцевага бирелде.

Шәһәр башлыгы Максим Афанасьев һәм хакимият вәкилләре, шәһәр Думасы депутаты рәисенең урынбасары Михаил Никитин, Ю.Константиновичның улы - Константин Константинов тамашачыларны рухландыручы һөнәр ияләренә иҗат уңышлары, илһам, иҗади эзләнүләр, яңа казанышлар, күтәренке кәеф теләделәр.

Һөнәри бәйрәм көнен мәдәният хезмәткәрләре, сәхнә осталары, җырчылар, биючеләр тантаналы чарага ямь өстәп, гөрләтеп үткәрделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836