Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәдәният йорты - авылның күңеле һәм йөрәге

последние и лучшие новости искусства в мире

13-3Казанлы авылы мәдәният йорты эшли башлаганнан бирле халыкның яраткан урынына, мәдәни тормыш һәм аралашу үзәгенә әверелде. Биредә авыл халкы өчен ял оештыралар, иҗади сәләтләрен үстерәләр һәм яңа талантлар ачалар. Мәдәният йортында 100 урынлы зал, бию залы, түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен бүлмә һәм иркен, якты китапханә бар. 2006 елдан алып хәзерге вакытка кадәр әлеге учреждениедә мәдәни яктан оештыручы булып Миләүшә Фәхретдинова эшли. Үзенә һәм кешеләргә карата таләпчән, оешкан, хезмәттәшләре һәм авылдашлары арасында хөрмәт казана ул. Аның җитәкчелегендә конкурслар, уеннар, тематик кичәләр, бәйрәм концертлары, яшьләр дискотекалары уздырыла.

Эш нәтиҗәләре буенча, Вагай районы мәдәният учреждениеләре арасында Казанлы мәдәният йорты өч ел рәттән призлы урыннар алып тора. Халык ялын оештыруда җирле мәктәп укытучылары, җирлек хакимияте, социаль хезмәткәрләр, ветераннар оешмасы булыша. Төп ярдәмче - Эльмира Саликова, авыл мәдәният йортының түгәрәк эше җитәкчесе.

Миләүшә Рамазан кызы Казанлыда туган. Бухгалтер һөнәрен үзләштереп, авыл советында бухгалтер булып эшли башлый, соңрак сатучы, товар белгече вазифаларын башкара. Соңгы елларда үз сәләтен мәдәнияттә сынап карый һәм уңышлы килеп чыга. Миләүшә - көчле хатын, яхшы хуҗабикә, кайгыртучан әни һәм игелекле әби. Ул биш баласын да үзе тәрбияләп үстерә, ире 38 яшендә үлеп китә. Бүген барлык балалары уңышлы гаилә әгъзалары, кечкенәсе генә әле студент, Тубыл педагогика университетының соңгы курсында укый. Миләүшә ханымның инде 7 оныгы бар.

Хәзерге вакытта Казанлы мәдәният йорты халыкның төрле категорияләренә хезмәт күрсәтә. Хезмәткәрләр бәйрәм сценарийларын, күңел ачу программаларын уйлап табалар, сәхнә костюмнарын да булдыралар. Кызык, күңелле итеп Казанлы урта мәктәбенең 95 еллык юбилее һәм Авыл көне үткәрелде. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә Хәтер һәм Дан елын уздыру буенча чаралар планлаштырылган һәм гамәлгә ашырыла.

“Капельки”, “Гномики”, “Тополя” - вокал, “Солнышко” - хор, “Ягодка”, “Гномики”, “Ромашка” (җитәкчесе Эльмира Саликова) хореографик коллективлары эшли. Шулай ук “Дуслык” ветераннар коллективы, “Туганнар” ансамбле (җитәкчеләре Миләүшә Фәхретдинова) үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар, Барысы да район һәм өлкә чараларында призлы урыннар алып чыгыш ясыйлар. Монда заманча шартларда аудитория белән аралашуның яңа формаларын эзлиләр: уеннар, конкурслар, әңгәмәләр, әдәби-музыкаль композицияләр, очрашулар, тематик, бию кичәләре, концертлар, викториналар, батырлык дәресләре, иртәнге шоу, программалар, интеллектуаль уеннар. Мәдәният хезмәткәрләренең бөтен эшчәнлеге күпсанлы катнашучыларны җәлеп итүгә, традицион халык мәдәниятен саклауга, халыкның мәдәни тормышын оештыруга юнәлтелгән. Һәм моңа ирешәләр.

Миләүшә Фәхретдинова район җитәкчесе, идарәләрнең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, Төмән өлкәсе мәдәният департаментының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы. Автор фотосы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836