#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәдәниятебезне саклаучы һәм арттыручы

последние и лучшие новости искусства в мире

32-3Исәт районында, Ингала елгасы янында татар Югары Егәнле авылы урнашкан. Бу авылда Ачилә Сәид кызы Ихсанова яши. Ул 30 елга якын гомерен клуб эшенә биргән һәм халык традицияләренең төп саклаучысы да булып тора. Зирәклек бер буыннан икенче буынга тапшырыла. Без төрле һөнәрләрне, халык җырларын, уен-көлкеле уеннарны да хәтерлибез. Ачилә Сәид кызы авылдашларыбызның талантларын һәм сәләтләрен белә. Хәзер ул лаеклы ялда, әмма һөнәре белән аерылырга җыенмый.

Ветераннар оешмасы составында «Миләшләр» хоры оештырды, “Дуслык күпере”, “Таң йолдызы», Сабантуйлар, шулай ук район күләмендәге чаралар, концертлар һәм башка конкурслар һәрвакыт аның катнашында уза. Концертлар белән күрше авылларга да баралар һәм үзләре дә кунакларны теләп кабул итәләр.

Ачилә Сәид кызы өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар белән карый. Өлкән яшьтәге әбиләр белән очрашса, әлбәттә, буш кул бармый аларга.

2016 елда ул беренче тапкыр Җиңү көненә «Үлемсез полк» акциясен оештырды. Менә инде 4 ел рәттән халыктан фоторәсемнәр җыя, аларны Төмәнгә алып бара һәм демонстрациягә әзерли. Быел Җиңү көненә авылга керү юлында «Хәтер стенасы»н да оештырды. Анда фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләре куелган. Аннары авылдашлар үз туганнарының рәсемнәрен алып килеп беркетә башладылар. Кешеләр тукталып туганнарының, якыннарының фоторәсемнәрен эзләп табып аңа рәхмәтләрен әйттеләр.

Ачилә Сәид кызы авылыбыз турында архив материаллары җыя - иске йортлар, мәктәп, клуб, склад фотолары (аларны күптән сүткәннәр инде), әби-бабайларының, әниләренең, фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең фотосурәтләре, авылдашларыбыз турында газеталардан өзекләр. Һәр тема буенча аерым альбом төзи.

Безнең авылда мәчет эшли, ул анда да өлгерә, ярдәм итәргә тырыша. Гомумән, аның турында бик күп язарга була. Ул “Хезмәт ветераны”, авыл җирлеге депутаты. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырыша. Өлкән буынны онытмаганы өчен без аңа бик рәхмәтле. Безгә күп кирәкми, бары тик игътибар һәм хөрмәт кенә. Аны бала-чага, яшьләр дә хөрмәт итәләр.

Яшь буын безнең байлыгыбызны, мәдәниятебезне, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне сакласын һәм арттырсын иде.

Ә Ачилә Сәет кызына нык сәламәтлек, озын гомер, оптимизмын һәм актив тормыш позициясен саклап калуын телибез.

Сания АРИСТОВА. Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836