Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
25 нче ноябрьдә Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә “Мәдәниятләр диалогы: Төмән өлкәсе халыкларының мәдәни традицияләрен һәм этник күптөрлелеген саклау мәсьләләре” темасына регионара фәнни-гамәли конференция узды.
Чара 52 нче мәктәп укучыларының сәхнәләштерелгән музыкаль күренеше белән ачылды. Конференциянең фәнни өлешендә филология фәннәре, ТОГИРРОның социаль–гуманитр фәннәр кафедрасы докторы Вера Сальникова “Мәдәният диологын гамәлгә ашыру аспектында Төмән өлкәсе тәҗрибәсе” темасы буенча чыгыш ясады.
“Татарстанда мәдәни традицияләрне саклап калу тәҗрибәсе” темасына Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина мәгълүмат бирде. Конференциядә милли-мәдәни автономияләр, мәдәният үзәге җитәкчеләре дә катнаштылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. “Иҗтимагый оешманың мәдәни–агарту эшчәнлеге” турында Төмән өлкәсе немец милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Гайнцерейдер сөйләде. Казах мәдәният үзәгеннән Гөлмирә Еркимбәкова туган телне саклау буенча башкарылган эшләре турында уртаклашты, туган телендә җыр башкарды. “Таван” нәшрияты җитәкчесе, культуролог Ираида Маслова чыгышын чуваш халкының мәдәниятен һәм тарихын саклауга багышлады.
Конференциянең пленар утырышы кысаларында өлкәбезнең этномәдәни компонентлы мәктәпләрендә белем, тәрбия бирү, методик кулланмалар, уку китаплар белән тәэмин итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров бөек шагыйрь Муса Җәлил һәйкәлен Яңавыл мәктәбенә кире кайтару кирәклеге турында әйтте. Конференция кысаларында өлкә күләмендә этномәдәни компонентлы мәктәпләр арасында узган бәйгедә катнашучы укытучылар, мәктәп җитәкчеләре чыгыш ясадылар, экраннан фотопрезентацияләре күрсәтелеп барды. Бу бәйгедә быел биш этномәдәни компонентлы мәктәп катнашты. Алар арасында онлайн чыгыш ясаучылар да булды. Жюри рәисе, Тубылның 15нче мәктәбе директоры Сәет Хисмәтуллин: “Конференция өлкәбезнең мәдәни традицяләрен, этномәдәни күптөрлелеген, халкыбызның бердәмлеген саклап калу, укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне һәм белем бирү программаларын ачыклау максатыннан үткәрелде. Конференция оешкан рәвештә узды. Конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне ихлас күңелемнән котлыйм. Жюрида булган педагогика фәннәре кандидаты ТОГИРРОның педагогика һәм психология кафедрасы доценты Алсу Фәйзуллинага, Татарстаннан килгән кунаклар - Аида Ибраһимова Марсель Мингариповка, шәһәренең 52 нче мәктәп директоры Алевтина Манкаевага һәм кунакларны җылы каршы алган коллективына матур, эчтәлекле чыгышлары өчен рәхмәтләремне белдерәм”, - диде.
Бәйгедә катнашучы өлкәбезнең этномәдәни компонентлы мәктәпләре арасында 1 урынга Киндерле урта мәктәбе, 2 урынга 52 нче урта мәктәп чыкты, 3 урын Тарман урта мәктәбенә бирелде.
Мәктәп директоры Алевтина Манкаева конференция турында: “Бүген безнең мәктәптә төрле милләт халкын җыйган мәдәниятләр фестивале узды. Мәктәптә төрле милләт укучылары укыйлар. Кунакларны яңа мәктәптә каршы алдык. Бу уңайдан мин губеранторыбыз Александр Моорга, укыту һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар булдырган җитәкчеләребезгә рәхмәтләремне белдерәм. Чираттагы конкурс киләсе елга Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә узачак. Ул бай тарихлы мәктәпкә 105 ел була. Эстафетаны аларга тапшырдык. Мондый файдалы, шатлыклы очрашулар киләчәктә дә булып торсын”, - дип саубуллашты.
Римма УМИТБАЕВА