Материалы

Мәхәббәт өчен бүләк

последние и лучшие новости искусства в мире

30-51 июль көнне Төмән районы, Ямбай авылында яшәүче Нурания һәм Сәгыйть Сагитовлар авыл клубында матур итеп Алтын туйларын бәйрәм иттеләр, алар өчен кабат Мендельсон маршы яңгырады. Сәгыйть Дилмөхәммәт улы белән Нурания Фәйзи кызын котларга дуслары, туганнары, түрәләр, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре җыелган иде.

Гаилә башлыгы Сәгыйть Дилмөхәммәт улы 1947 елда Ямбай авылында туа. Аңа бик иртә әнисенә терәк булырга һәм кече яшьтәге балаларны үстерергә ярдәм итәргә туры килә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Төмән геология училищесына укырга керә. Соңрак, Новосибирск геодезия, аэрофотога төшерү һәм картография институтында укуын дәвам итә. Күп еллар Төмән өлкәсенең төньягында геодезист, экспедиция начальнигы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы Запсибгазпром бүлекчәсендә эшли. Сәгыйть Сагитов - газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре һәм ул югары хөкүмәт бүләге – «Көнбатыш Себер нефть-газ комплексын үзләштерү һәм үстерү өчен» медаленә ия. Бүгенге көндә ул Ямбайдагы Кече мәчет каршындагы мөселманнар берләшмәсен җитәкли. Ял вакытларында туган як табигатенең матурлыгы, халкының тырышлыгы, уңганлыгына мәдхия җырлап матур шигырьләр яза.

Нурания Фәйзи кызы төбәк җәмәгать туклануы һәм сәүдә оешмасында эшләп, шулай ук югары уңышларга ирешкән. Ул «Россия Федерациясенең атказанган сәүдә хезмәткәре» исеменә лаек булган, губернаторның Мактау кәгазе һәм башка иҗтимагый танылу билгеләре белән бүләкләнгән.

Ямбай авылы хакимият башлыгы Динә Бурундукова бу искиткеч гаилә белән таныш булуы белән горурлана. Ул аларга изге теләкләрен юллап, губернаторның төбәктә озак еллар бер-беренә тугры булып, тату гомер иткән парларны бүләкләү өчен махсус оештырылган истәлекле медаль һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

«ПРОДО Төмән бройлеры» кошчылык фабрикасы директоры Оксана Величко юбилейлы парның казанышлары, аларның мәхәббәте һәм тугрылыгы яшьләр өчен үрнәк, дип билгеләп, аларга кошчылык фабрикасының продукциясен һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Әти-әниләренә булган мәхәббәтләрен һәм алар өчен бәхетле гаилә үрнәге булганнары өчен аларга рәхмәт сүзләрен кызлары Эльмира, уллары Илшат һәм якыннары җиткерделәр. Юбилярларга бүләккә җирле җырчы, музыкант Илнара Хәмидуллина башкаруында матур җырлар яңгырады. Шулай ук «Сандугач» музыкаль коллективы үзенең иҗаты белән кунакларны таныштырды.

Бу көнне Сагитовларны хөрмәтләүдә катнашкан кунакларның барысы да бу парның матурлыгына, аларның матур эчке дөньяларына һәм йөзләреннән сирпегән шатлык-бәхеткә чын күңелдән сокландылар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума