Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мөһим символ булып”

последние и лучшие новости искусства в мире

45-5Төмән районының Шыкча һәм Явызбы авылларында һәлак булган солдатларга һәм сугышта катнашучыларга куелган һәйкәл янында хакимият башлыгы Рәис Әминов җитәкчелегендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә истәлек ташы куелды. Шыкча авылында урнаштырылган таш, авыл хакимияте башлыгы әйтүе буенча, башка авылларныкына караганда күләме белән дүрт тапкыр артыграк. “Бөтен район буйлап безнең монумент иң зуры һәм гранит ташыннан, - дип горурлык белән хәбәр итте ул. - Явызбы авылында урнаштырылганы змеевик ташыннан. Тик шунысы борчый, балалар өстенә менеп уйныйлар. Форсаттан файдаланып, әти-әниләрдән, хезмәтебезне һәм кертемнәрне хөрмәт итсеннәр өчен, балалар белән әңгәмә үткәрүегезне үтенеп калабыз».

Шыкча һәм Явызбы авылында Халыклар бердәмлеге көнне әлеге истәлек ташларын ачу тантаналары үтте. Укучылар, укытучылар, тыл хезмәтчәннәре, авылда яшәүчеләр, килгән кунаклар бу чара белән котладылар, үзләренең шатлыкларын белдерделәр. Тантана Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгына багышланды.

45-4Авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә багышланган һәйкәл-таш авыл башлыгы Рәис Әминов булышлыгы белән куелды. “Чөнки илдәге бөтен эш бу авыр елларда нәкъ менә яшь балалар, хатын-кызлар җилкәсенә төшкән. Сугышта җиңү өчен алар үз-үзләрен жәлләмичә авыр шартларда барлык көчләрен биргәннәр, фашизм һөҗүме астында да исән калганнар. Һәйкәлләр безнең хәтеребездә миллионнан артык тыл хезмәтчәннәре турында мөһим символга әвереләчәк”, - дип сөйләде ул.

Бу чарада Төмән районы ветераннар оешмасы җитәкчесе Татьяна Вавилова да котлау сүзләрен белдерде: ”Төмәндә Бөек Ватан сугышы ветераннарының күбесе тыл хезмәтчәннәре, әмма бүгенге көндә аларның саны кими бара. Аларга хөрмәтебез бик зур һәм чиксез, чөнки тыл хезмәтчәннәре аркасында бүгенге көндә без тыныч күк астында яшибез”.

45-3Спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы Андрей Кайзер Төмән районы хакимияте башлыгы Светлана Иванова исеменнән дә бу чара белән котлады. Ул бәйрәм тарихы турында берничә сүз сөйләде: “1612 елның 4 ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе сугышчылары Кытай-шәһәрне алдылар, Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итеп һәм бөтен халыкның килеп чыгышына, диненә һәм җәмгыятьтәге хәленә карамастан, батырлык һәм бердәмлек үрнәген күрсәттеләр”, - диде.

Истәлек ташын танталы рәвештә ачу авыл башлыгы Р.Әминовка һәм тыл хезмәтчәне Мөхәммәтәюп Әминовка тапшырылды.

Тантаналы чара клуб сәхнәсендә бәйрәм концерты белән дәвам итте.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836