#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мәйдан булырга тиеш”

последние и лучшие новости искусства в мире

52-8- Быел күп эшләр эшләргә җиңел булмады. Алай да 3 зур эш тәкъдир ителде. Әйтик, Түбән Вартада федераль Сабан туе үтте. Тагын да халык санын исәпкә алу һәм Себердә торган татарларны Казан белән ныграк бәйләү, - дип сүз башлады Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров.

- Сабан туеның ярты өлеше онлайн һәм ярты өлеше мәйданда уздырылды. Алдагы елда авыл җирендә һәм район, шәһәр Сабан туйларын да шул рәвештә үткәрергә була. Ул хәл дә җиңел түгел. Көрәш һәм ат чабышы ярышларын дистанцион оештырырга мөмкин. Ул безнең легитим бер бәйрәм.

Халык санын исәпкә алу буенча да күп эшләр эшләп өлгердек. Халыкка илдә икенче урын алып торган татар халкының бер өлеше булуыбыз турында аңлату барды. Төмән өлкәсендә яшәүче җирле себер татарлары һәм Себердә яши торган татарлар арасында бернинди борчылу булмады. Себер татарлары үзләре тырышып, аларның саны да исәпкә алынды. Һәрбер авылга информация мәйданчыклары, социаль челтәр аша хәбәрләрне җиткерергә тырыштык. Чыгышларда татар телен аңлау, татарлыкны саклау турында аңлатырга тырыштык. Исәпкә алу нәтиҗәләрендә татарларның саны артырга тиеш дип күрәбез.

Авылларда йөреп, мәктәпләрдә булып күп нәрсәнең авыррак хәлдә булуын аңладык. Мәдәният йортларыбыз, мәктәпләребез яхшы дәрәҗәдә түгел. Оптимизация нәтиҗәсендә мәктәп, мәдәният йортлары кимеде. Халкыбызга телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне сеңдерү буенча тиешле күләмдә ниндидер үзгәртү кертергә юллар табарга кирәк була, бу утырып сөйләшүне сорый торган мәсьәлә. Авылларда әмәл аркылы мал табу кимеде. Себер татарлары урман байлыкларын җыя, тапшыра – акча эшли. Ә бу әмәл югалып бара. Балык тотучылар артельләре бар, аларга тәртипләр үзгәрде: балык тере килеш кенә тапшырылырга, суыткычлар булырга тиеш. Элек татарлар җир, тире эшкәртеп мал тапканнар – бүгенгә бу хәлләр юк. Төмән шәһәренә якын авылларда яшәүчеләр үз көннәрен үзләре күрерлек мал таба алмыйлар. Алар шәһәрдә эш эзләргә мәҗбүрләр. 10-15 ел элек мохер эше белән мәш килсәк, хәзер артта барабыз. Өлкәбезнең татар эшмәкәрләре ассоциациясе бу хәлдән чыгу юлларын эзли башлады. “Тюмән балы” эшләрен акыртын гына алга алып бара, сөт эшкәртү буенча эшләр башланды. 2022 елга бу эшләрне бераз җиңеләйтербез дип уйлап торабыз.

Эльмар Ибуков һәм Зөфәр Мөхәммәдшин күлдәнме, җирдән, саздан тапкан малларын халыкка алып барып җиткерү юлларын төзеделәр, - дип Ринат Хәмзә улы еллык эшләре турында сөйләде.

- Быел шактый гына китаплар чыкты. Себер татарларының әлифбасы, Галия апа Абайдуллинаның татар телендә балалар өчен шигырьләре дөнья күрделәр. 2022 елга грантлар аша ярдәм эшләнде. Без 1 млн сум акчаны татар оешмалары җитәкчеләренә бүләчәкбез. Һәрберсе үз программасын әзерләп, аның татар халкына әһәмиятен раслап бирде. Үзгәрешләр шактый. Координацион совет төзелеп, андагы оешмалар бер-берсенә таянып эшлиләр. Без үзебезнең информацион мәйданчыклар: “Дусларга сукмак” татар радиосы, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы һәм “Яңарыш” газетасы аркылы татар халкы тырыш якташларын, оешма җитәкчеләрен, эшмәкәрләрен күбрәк күрсен дигән мисал белән эшлибез. Бүгенге көндә бөтен мәчетләргә, актив татар хәрәкәте ветераннарына газетаны яздырдык. Киләчәктә халкыбыз аңлап, күреп, газетабызны яратып, телевизор карап, радио тыңлап әкертен генә үзен уята башлар дип өметләнәбез.

Быел Татарстан Республикасының мәдәният, мәгариф министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы уздырган грантлар буенча да ярдәмнәр белән бергә өлкә татар эшмәкәрләре ассоциациясе һәм «Бәрәкәт» хәйрия фонды аша да 1 млн сум акча оешмаларга тапшырылды.

Беренче тапкыр Татарстан Республикасы белән төпле бәйләнеш булды. “Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге” иҗтимагый оешмасы Татарстан мәдәният министрлыгы грантын отканнан соң, “Китап механикасы” мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашырды. Костюмнар тегелде, музыка кораллары алып бирелде.

Безнең киләчәккә ниятебез – татарларның үзләренең бәйрәмнәр уздыра торган мәйданы булырга тиеш. Бу уңайдан күз алдында тоткан урыныбыз да бар, - дип өлкәбез татарларының лидеры Ринат Насыйров киләсе елга планнары белән таныштырды. Эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836