#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәңге яшәсен, “Яңарыш”!

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре!

Барыгызны да “Яңарыш” газетасының 30 еллык юбилее белән котлыйм. 30 ел дәверендә “Яңарыш” газетасы бөек эшләр, проблемалар күтәреп, шул ук вакытта аларны гамәлгә ашырып, чишеп барды, нинди генә проблемалар күтәрелми? Бик актуаль, мөһим сораулар алар. Шулардан Төмән өлкәсе хәбәрләре, мәдәният, мәгариф яңалыклары яктыртылып тора. Җирле татар халкының тормышы, традицияләре турында укып беләбез.

Себер татар халкының алдынгы, матур сыйфатлы, гадел кешеләре, аларның төрле өлкәдә югары дәрәҗәләргә ирешүләре ачыкланып бара.

Тынычлык, татулык булдыру – “Яңарыш”ның иң зур максаты. Азат абыебыз Сәгыйтов башлап җибәргән “Яңарыш” газетасы бик ышанычлы кулларда. Газета хезмәткәрләре үз халкын, себер татарларын чын йөрәктән яратучы патриотлар.

Карап торсаң “Яңарыш” хезмәткәрләре гади генә кызлар. Ә никадәр көч, белем аларда, бик бай уй-фикерле оста язучылар, әйтерсең лә, тирән хәзинә.

Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова “Яңарыш”ның җитәкчесе буларак, дөньяны яктыртучы, татар халкын берләштерүче гүзәл зат, бөтен җаны-тәне белән бик җаваплы эшкә бирелгән.

“Яңарыш”ның фидакарь хезмәткәре, күренекле журналист, өлкә журналистлар берлегенең “Яңарыш” башлангыч оешмасы рәисе Гөлнур Вәлишина сәяси, икътисади проблемаларын бик ачык яктырта, үтемле тәнкыйтьче дә.

Наилә Сафиуллина хәзерге көндә лаеклы ялда. Шулай ук күренекле журналист, хезмәт ветераны, эшләгән вакытында “Гаилә учагы” “Иман” сәхифәләрен бик кызыклы алып барды.

Нәсимә Ташбулатова – җыючы һәм корректор. Себер татар солдатларының Бөек Ватан сугышында геройларча дошманга каршы көрәшүләрен дә оста тасвирлап барды.

Россия журналистлар союзы әгъзасы, һәрвакыт газетаны кыю материаллары белән куәтләндереп торган Рәүфә Кангазина бөтен көчен, хисләрен эш-хезмәткә, иҗатка багышлаган. Ул газетада хатлар бүлеген, “Сөю чишмәсе”, “Яшьлек” рубрикаларын алып бара.

Ә инде шигърияткә җаваплы Диләфрүз Фәхретдинованың бер тәртипкә китереп, шигърият сәхифәсендә урнаштырган, яңадан-яңа себер шагыйрьләребез, якташларыбызның күңелгә үтеп керә торган шигырьләре белән таныша барабыз.

Инде күп еллар “Яңарыш”ның төрле документаль эшләрен төгәл алып баручы Лариса Тусмөхәммәтова да сынатмый.

Әгәр “Яңарыш” газетасы булмаса, без себер татар язучыларыбыз, шагыйрьләребез белән, аларның тирән эчтәлекле, тәрбияви әсәрләре, шигырьләре белән таныша алмаган булыр идек. “Яңарыш”та бастырылган якташларыбыз иҗатына таң калып, сокланабыз. Җирле шагыйрьләребезнең табигать ямен раслаган, әниләргә хөрмәт белән сугарылган әсәрләрендә моң, дәрт, мәхәббәт күрәбез.

“Яңарыш” язучылар, шагыйрьләр үстерде. Газетада бастырылып чыкканнан соң, бик күп авторларның китаплары дөнья күрде. Бик көчле эчтәлекле, патриотик рухта язылган Галия Абайдуллина, туган якка тирән мәхәббәт белән сугарылган Рәкыйп Ибраһимов шигырьләре, зур тәэсир көчкә ия Марат Хәбибуллинның “Солдат хатлары”ннан мәхәббәт җырлары, Бөек Ватан сугышында катнашкан Себер татарларын данлаган Фатыйх Гарифуллин әсәрләре – зур тәрбиячеләр. Гражданлык, әхлак, патриотлык, кешелеклелек тәрбиялиләр.

Армый-талмый эшләп килүче кызларга яңа казанышлар, югары үрләр, иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек телим. Бәхетле булыгыз!

Рәхилә УРАЗАЕВА, педагогик хезмәт ветераны.
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836