#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәңгелек дан

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин үзебезнең Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы ирләре турында язам. Беренче дөнья сугышында (1914-1916 еллар), халык телендә “герман сугышы” диелә, авылдан күп ирләр катнаша, ә икесе – Кәлимулла һәм Низаметдин – унтер-офицер чинына ия булып, II-III дәрәҗәдәге “Георгиевский крест” орденнары белән бүләкләнәләр. Без яшь чагында мәзәк итеп сөйлиләр иде: Кәлимулла орденнарын күкрәгенә тагып, килешле генә киенеп авылга кайта. Аны беренче күрүчеләрнең берсе: “Кәлимулла урыска сатылган, түшенә тәре тагып кайткан, әстәгъфирулла-тәүбә”, - дип курыккан.

Ә шул Кәлимулла бабай алты ир-егет үстерә, шуларның дүртесе немец фашистларына каршы көрәштә һәлак булалар. Низаметдин бабай авыр колхозлашу елларында, гаиләсенә ярдәм итү өчен, орденнарын да, кыйммәтле призларын да хөкүмәткә сата. Бөек Ватан сугышында аның күпсанлы нәсел-ырулары сугышта күп батырлыклар күрсәтәләр, дошманны үз өненә кадәр куып, “Берлинны җиңгән өчен” медальләре алучылары да бар. Берлин эчендәге сугышларда катнашучы авылдашларыбызның дүртесе шундый медальгә лаек була.

Шуларның берсе – Кашафетдин Гыйльметдиновны искә алыйк. Ул Герман сугышында катнашып, кулы яраланып кайта, Бөек Ватан сугышына 46 яшьлек “карт солдат” булып Мәскәү янындагы авыр сугышта катнаша. Соңыннан Жуков командованиесендә Берлинга кадәр барып җитә. Аның күкрәген “Берлинны алган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, тагын күп медальләр бизи. Тыныч тормышка ирешкәч тә, ул бер эштән дә курыкмый, бар җиргә җитешә. Егет чагында да Яңавыл мәдрәсәсендә укып дин белемен алган була. Дин тыелган вакыта да, авылда аны диндар авылдашларына имам булырга күндерәләр. Гомеренең азагына кадәр ул дин йолаларын намус белән башкара. Хәзер дә аны зур ихтирам белән искә алалар.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836