#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәшһүр якташыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

6 нчы апрельдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә мәшһүр якташыбыз, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Зәнкиев истәлегенә багышланган иҗат кичәсе узды. Быел аңа 104 яшь тулган булыр иде. Кичәне алып баручы Рузалия Корманалиева язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китаплар күргәзмәсе белән таныштырды.

Кичәдә катнашучы ветеран укытучылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре хатирәләре белән уртаклаштылар. Телне саклау, татар телен һәм әдәбиятны мәктәпләрдә укыту, балаларга милли рухта тәрбия бирү, өлкә газетабыз “Яңарыш”ны саклап калу теләге белән яшәгән Якуб Камали улы иҗат иткән дәверендә ”Иртеш таңнары”, “Ялкында өтелгән мәхәббәт”, “Кайчыколак” әсәрләрен язган. Язучы, талантлы педагог, РФнең атказанган укытучысы, журналист, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны турында педагогик фәннәре кандидаты Клим Садыйков, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, мәгариф отличнигы Мәдинә Уразмәтова, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина истәлекләре белән уртаклаштылар. Язучының әсәрләре себер татарларының энциклопедиясе дип, “Якуб Зәнкиевнең романнарында мифологик һәм фольклор мотивлары” темасына диссертация яклаган Гөлсинә Ташкеева мәкаль-әйтемнәре турында сөйләде. Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисенең урынбасары Илтус Уразмәмәтов Хуҗайлан авылында Якуб Зәнкиев исемендәге мәктәп музеена экскурсияләр оештырырга кирәклеген тәкъдим итте. Кичәдә Якуб абыйның тормыш иптәше Рәшидә апа Зәнкиева иҗат иткән шигырьләрне Рәшидә Бакиева яттан сөйләп, күңелләрне үткәннәргә алып барды.

Мондый кичәдә беренче мәртәбә булган Якуб абыйның улы Илнурның (мәрхүм) коллегасы Эльвар Шәрипов хатирәләре белән уртаклашты.

Якуб абый исән чагында себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе, музей хезмәткәрләре, монда эшләүчеләр белән күп мәртәбә очрашты. Кунакка килгән һәр кешене Рәшидә апа якты йөз, милли ризыклар белән каршылый иде. Хәзер Рәшидә апа өлкән яшьтә булса да, кешегә җылы сүз таба белә. Аларның улларына, кызларына да мөрәҗәгать итәргә туры килде. “Себер иле” тапшыруларына төшерү өчен җыелышып “Күбәләк” җырын җырлаулары, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган тапшыруларыбызда да Якуб абыйның катнашулары - онытылмаслык якты хатирәләр...

Я.Зәнкиев вафатыннан соң, үзәк җитәкчесе Сафиулла Ильясовка (мәрхүм) күренекле шәхеснең язган хатын, язучының шәхси әйберләрен музейга тапшырдылар.

Мәдәният үзәгендә язучыга багышланган чараларны ел саен апрель аенда үткәрү традициягә керде. Быелгы чара узган еллардан аерылып торса да, кичәгә килүчеләр язучының әсәрләрен яхшы белгәннәрен күрсәттеләр.

Арабыздан киткән күренекле шәхесләребезне искә алып тору, хатирәләр белән уртаклашу себер-татар мәдәният үзәгенең матур бер традициясе. Я.Зәнкиев себер татарларыннан чыккан күренекле язучы. Бөек шәхеснең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган үзәк каршындагы музей тарихыбызны сакласын дигән теләкләр дә яңгырады.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836