Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өмет – һава торышында

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән регионы агропромышленность тармагының ел саен Урал федераль округында лидерлыкка чыгуы шатландыра. Димәк, өлкәдә авыл хуҗалыгын үстерү өчен уңай шартлар, мөмкинлекләр булдырылган. Хезмәтчәннәр үзләрен сынатмыйлар. Регионның үсешендә зур өлеш кертеп, тырышып эшлиләр.

Көзге уңыш крестьянның хезмәтеннән тора, ә ул өметне һава торышына баглый. Вакытында яңгыры да кирәк, корысы да, эссесе дә, салкыны да...

Мәсәлән, Түбән Тәүде районының П.Прокопьев җитәкчелегендәге “Большевик” колхозы Советлар чорында “миллионер” саналып, ил күләмендә дан тотты. Авыр 1990-2000 елларда да оешма таркалмады. Милләттәшебез Зөфәр Әхтәриев үз кулына алып, аны саклап калды. Зөфәр Зарифҗан улы озак еллар намус белән Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы вазифасын башкарды.

Бүгенге көндә Киндерледә “Молоко” җитештерү компаниясенең мегафермалары гөрләп эшли. Генераль директоры – җаваплы, җитди эшкуар Ринат Насыйров. Эшчәнлекнең төре – эре мөгезле терлек үрчетү, сөт җитештерү. “Молоко” оешмасының сөт продукцияләрен регионның көньягында гына түгел, төньякта да, чит төбәкләрдә дә яраталар. Хәзерге вакытта элекке “Большевик” кырларында кукуруз, көнбагыш, борчак, рапс һәм башка культуралардан тыш беркүпме солы чәчәләр. Киндерледә озак еллар машина-трактор мастерское эшләде һәм бетерелде. Бинада “Молоко”ның ит комбинаты урнашкан. Монда уңган, хезмәт сөюче кызлар – егетләр эшлиләр. Сату өчен пилмән, фарш, ит әзерлиләр, авыл халкына икмәк пешерәләр һәм башкасы.

Маслян авылында орлык киптерү комплексында Фәрхәт, Равил Фәизовлар, Альберт Авзалов язгыга орлык әзерлиләр. Киндерледә урнашкан Түбән Тәүде районы сортлар участогында агрономнар: Разия Сабитова, Нурия Ногманова тәҗрибәләр уздырып, шулай ук язгы кыр эшләренә хәстәрләнәләр. Бу авылда “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек егет – Гомәр Самарханов яши, эшне “җимертеп” эшли, күпләр өчен үрнәк. Мегафермада терлекче-тракторчылар – Раиф Әхтәриев, Рифат Гыйльманов, Солтан Умбитов һәм башкалар гадел хезмәт күрсәтәләр.

Ачык йөзле, кешелекле Ринат Мөхәммәтов белән авылдашлары горурланалар. Ул - чын эшкуар. Эшләгән кешене кайда да хөрмәт итәләр. Шәхси тракторында бөтен районга җитәрлек рулонлы печән әзерли. Ишетеп, әллә кайлардан килеп алалар. Сораучыларга утынын да кайтарып түгә, язын бәрәңге утырту өчен бакчаларны да сукалый. Кеше гозерен беркайчан какмый, замана белән бергә атлый.

Түбән Тәүде районы җирне яратучы крестьяннарга бай. Эске-Чугунаево авылларында “Девятьяров”, “Сирачев” индивидуаль оешмалары эшли. Милләттәшләребез – Басыйр Девятьяров, Мурат Сирачев ел саен кырларда бодай чәчеп югары уңышларга ирешәләр. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең фидакарь, риясыз хезмәтләре алдында баш иясе генә кала.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836