#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Өмет” редакторы белән очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

17-13Беркөнне “Яңа сулыш” телетапшыруы алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина Башкортостан Республикасыннан килгән кунакны алып килде. Ул Республикада гына түгел, барлык татар газеталары арасында иң югары тираж белән чыга торган “Өмет” яшьләр газетасы редакторы Рәдис Ногманов иде.

- Монда килеп чыгуымның башы шулайрак булды, - дип аңлатып китте Рәдис Гильван улы бу сәяхәте турында. - Казанда семинар-тренингта, без – татар журналистлары бер-беребез белән аралашырга тиешбез, дигән фикерләр әйтелде. Ә без – Башкортостан журналистлары Казанга барып кайтабыз һәм күбрәк үз казаныбызда гына кайныйбыз. Шуңа күрә минем себердә яшәүче милләттәшләребезне күрергә теләгем бар иде.

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Сабир улы Зиганшиннан, мәгълүмати-мәдәни багланышларны ныгытыйк, дигән хат килеп төшкәч, мин озак уйлап тормадым – Себергә юл алдым. Мин бик шат, күптәнге хыялым тормышка ашты. Тик саз артындагы татар авылларын да күрәсем килгән иде – кызганычка каршы, юллар ябылган инде. Әмма ләкин якын тирәдәге татар авылларына барачакмын, аларны күрәчәкмен. Минем язганнарны күреп, безнең журналистларыбыз, фән, мәгариф кешеләре дә, язучылар да монда килә башларлар дип уйлыйм. Без, татар халкы, шулай аралашып яшәргә тиешбез.

Өлкә татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Ришад Сабир улы белән очраштык, аның белән булган матур сөйләшүдә татарларның хәле, проблемалары белән таныштым. Шулай ук “Яңа сулыш” телетапшыруында катнаштым, яшьләр белән очрашачакмын, фольклор фестивален карармын. Редакциядә коллегалар белән дә очрашасым килгән иде, сезнең белән танышуга бик шатмын, - дип сөйләде ул.

Редакциядә кунак белән редакторыбыз Алсу Сәгыйтова, журналистлар эш турында фикер алыштылар, элемтәләрне югалтмаска булдылар.

«Өмет»нең интернеттагы сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, ул Башкортостанда яшьләр өчен татар телендә нәшер ителүче газета. Аның беренче саны 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә башлый. Газета җәмгыятьнең рухи үсешенә, әдәбият, мәдәният, тарих һәм этнографиядә милли традицияләрне күтәрүгә һәм татар телен үстерүгә зур өлеш кертә. Шулар белән бергә сәясәтне, икътисадны да киң яктырта. Һәр санында укучыда кызыксыну уяткан мәсьәләләр, бигрәк тә яшьләрне борчыган көнүзәк проблемалар күтәрелә. 2001 елда баш мөхәррир булып Рәдис Ногманов килә һәм гәзит бүгенгәчә аның кул астында чыга.

«Өмет»нең «Сихәт», «Чаткылар», «Сезнең өчен», «Мин яшь» дигән кушымталары бар. Тормышның мөһим проблемаларын яктырткан бик күп рубрикалар яшәп килә. Мәсәлән, «Шәхес янында», «Күңелемдәген  ачып салам», «Сер итеп кенә», «Гаилә учагы», «Ни өчен шулай?», «Билгеле билгесез дөнья», «Кулланучылар почмагы», «Алло, «Өмет» тыңлый», «Өмет»кә соравым бар», «Ерактагы якын кардәшләр», «Өмет» табибы» һ.б.

“Күтәргән проблемалары, темаларының колачы буенча «Өмет» күптән яшьләр матбугаты кысаларыннан чыгып, гаилә газетасына әверелде”, диде редакторы да.

- «Өмет»нең «Моңнар кайтсын авылга» дигән акциясе бар. Аның кысаларында бик күп авылларда укучыларыбыз белән очрашулар үткәрдек.

Бүген «Өмет» республикада иң зур тиражлы басма – 24 мең тиражы бар аның.

Себердә яшәүче милләттәшләребез, очрашулар турында Рәдис Ногманов язмалары белән “Өмет”нең сайтында таныша аласыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836