Материалы

“Мәүлид ән-Нәби”

последние и лучшие новости искусства в мире

46-119 ноябрьдә «Торфяник» мәдәният йортында менә инде 7 ел дәвамында мөселманнарның региональ Диния нәзарәте җитәкчесе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин һәм татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча әйдәп баручы белгеч Гөлнара Кәримова җитәкчелегендә оештырылган “Мәүлид ән-Нәби” бәйрәме үтте. Фойега керү белән дини рух сизелде: тыныч моңнар йөрәктә җылылык хисе тудырды.

Чараны Г.Кәримова алып барды. Коръән уку өчен беренче сүз хафиз Ибраһим Ашибордановка бирелде. Ул матур тавышы белән чын күңелдән моңлы итеп Коръән сүрәләрен укыды. Әмир хәзрәт Балдин олы бәйрәм кичәсенә җыелган кунакларны тәбрикләде: “Шушы чарага барлык эшләрегезне ташлап килүегез өчен зур рәхмәт. Барыбыз да дин юлында атлап, намазлы һәм иманлы булыйк. Бу айда һәр мөселман өчен изге китап Коръән укыла”. Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов, Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты вәкиле Радмир Газизов чын күңелдән бәйрәм белән тәбрикләделәр һәм бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

Себер шагыйрьләре: Хәлил Вагайлы һәм Ямбай авылы мөселман оешмасы рәисе вазифасын үтәүче Сәгыйть Сагитов Мәүлид бәйрәменә багышланган шигырьләрен укыдылар. Мәүлидә Хәйруллина, Наилә Габдуллина, Нәфисә Тузмөхәммәтова башкаруында мөнәҗәтләрне кунаклар тын калып тыңладылар. 46-14Ә Нәфисә апа Тузмөхәммәтова сүзен дәвам итте: “Шушы бәйрәм уңаеннан сезне олы мөселман мәҗлесләре белән котлыйм һәм Сәет авылында яңа мәчет ачылу чарасына чакырып калам. Тиздән булмаса да әле, барыгызны да көтеп калабыз”. Якшәмбе көнне «Әл Әмин» мәктәбендә тәрбияләнүчеләр мәдхия укыдылар, үзләренең чын балалыкларын күрсәтеп һәм беркатлылыклары белән шаккатырып чыгыш ясадылар. Акъяр авылыннан килгән Хәмит һәм Сафия Гайсиннар шигырь белән дога башкардылар. Ислам нигезләрен белү буенча викторина үткәрелде, дөрес җаваплар өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара хафиз Ибраһим Ашиборданов башкаруында азан белән тәмамланды. Мәҗлес ахырында барлык кунакларны һәм катнашучыларны бәйрәм өстәле артына чакырдылар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума