Материалы

Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүчеләрне семинарга җыйдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

27-13Мәскәү дәүләт университеты һәм милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы тырышлыгы белән 2018 нче елның ноябрь-декабрь айларында милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшләүче белгечләрне укыту семинарының беренче этабы гамәлгә ашырылып, ул барлык федераль округларда үткәрелде һәм аларда барысы 2400 кеше катнашты. 26-28 июнь көннәрендә “Россия Федерациясе субъектларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” проектын укыту семинарының икенче этабы Төмән шәһәренең өлкә Думасы бинасында узды.

Семинарның тантаналы ачылышында катнашучыларны милләтләр эшләре буенча Россия Федераль агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Михаил Ипатов, Мәскәү дәүләт университеты вәкиле Антон Шорохов, Төмән өлкәсе буенча баш федераль инспектор Дмитрий Кузьменко, өлкә Думасы депутаты Сергей Корепанов, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, Төмән дәүләт университетының конституциячел һәм муниципаль хокук кафедрасы мөдире Геннадий Чеботарев, Төмән шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Ольга Загвязинская җылы сәламләп, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләр теләделәр. Кәефләрне күтәреп, шундый җитди эшкә бәйрәм төс кертеп “Төмән” мәдәният һәм сәнгать үзәгенең “Росстань” фольклор һәм “Югряночка” бию ансамбльләре җыр-биюләр башкардылар. Чараның төп өлешен Мәскәү дәүләт университетының дәүләт идарәсе факультеты деканы урынбасары Александр Полунов “Күпмилләтле дәүләт буларак Россиянең формалаштыру закончалыклары. Россиянең хәзерге этноконфессиональ картасының үзенчәлекләре“ дигән темага әзерләнгән лекциясе белән ачып җибәрде. Семинар барышында кунаклар танылган сәясәтчеләр һәм дәүләт эшлеклеләре белән якыннан танышып, Мәскәү дәүләт университеты профессорлары, күренекле галимнәр, экспертлар уздырган лекцияләрне тыңлап, кече төркемнәрдә интерактив дәресләрдә булдылар. Әлеге семинар федераль, региональ, муниципаль, хакимият органнары белгечләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, милли сәясәт сферасында хезмәт итүчеләрнең белемнәрен күтәрүгә ярдәм итә. Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов әле проектның әһәмияте турында: “Мәдәни, этник, тел, дини күптөрлелек безнең дәүләтнең көч чыганагы һәм үзенчәлеге булды һәм шулай булып кала да. Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыручы - дәүләт хезмәткәрләре, депутатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, диаспоралар лидерларына зур җаваплылык йөкләнгән. Аларның профиль белемнәре дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итү мәгариф учреждениеләренең һәм дәүләт идарәсе системасының мөһим бурычы булып тора”, - дип әйтә. Семинарда лекция тыңлаучыларга Мәскәү дәүләт университеты тарафыннан курс үтүләре турында сертификатлар тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума