#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтләр дуслыгы бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

48-9Төмән шәһәренең Кырынкүл авылындагы 52 нче төп мәктәптә милләтләр дуслыгы көненә багышланган зур бәйрәм уздырылды.

Беркемгә дә сер түгел, мәктәптә бик тыгыз, класслар кечкенә, әмма бернигә карамастан, ата-аналар, класс җитәкчеләре һәм укучылар бу бәйрәмне зур әзерлек белән каршы алдылар.

Класслар милли ашлар, киемнәр, күргәзмәләр белән бизәлгән. Иң беренче татар бүлмәсенә кердек. Аны 8 “Б” классы җитәкчесе, татар теле укытучысы Халидә Кирамова әзерләгән. Укытучы үзе дә милли татар киемдә. Аягындагы читеген әбиемнеке дип күрсәтте.

Бәйрәм татар җырлары һәм туган телдә шигырьләр белән башланды. Уртада түгәрәк өстәл, ап-ак җәймәләр өстендә милли татар ашлары. Видеороликтан милләтебезнең киемнәрен, аш-суларын, бәйрәмнәрен күрсәтеп киттеләр. Әлбәттә, татар халкына хас әйберләр күргәзмәгә дә куелган. Хатын-кызлар күлмәге белән чигелеп эшләнгән камзулга кызыксынып карап тордык. Бу көннәргә кадәр киемнәрне саклап килгәннәр бит. Татар дөньясыннан аерылып икенче класска кердек. Чын кыргыз йортына эләктем дип торам. Идәнгә милли бизәкләр белән бизәлгән палас җәелгән. Аның өстендә кыргыз малае уен коралында уйнап утыра. Хәтта класс җитәкчеләре Евгений Сухнев та кыргыз киемендә. Аның белән бергә бу бәйрәмне оештыручы 2”а” классы җитәкчесе Миләүшә Ниәтбакиева кыргыз милләте турында сөйләде, шулай ук милли киемнәр һәм ризыклар да әзерләнгән.

Экскурсиягә Россия бүлмәсенә юнәлдек, аны 1 “Б” классы җитәкчесе Гөлнара Радыгина, Дагстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан халыклар бәйрәмен 4 “А” классы җитәкчесе Ольга Кадырова, 9 класс җитәкчесе Әлфия Масленникова, 2 “Б” классы җитәкчесе Татьяна Абышева бик тырышып, җиренә җиткереп эшләгәннәр. Ә менә Ханты-Манси автономиясе округы халыкларының классына кергәч, андагы күренешкә шаккаттык. Аларның бит киемнәрен, аш-суларын каяндыр табарга кирәк. Бу бәйрәмне 4 “Б” классы җитәкчесе Лариса Әминова оештырган.

52 нче мәктәп директоры Алевтина Манкаева: “Без бүгенге халыклар дуслыгына багышланган бәйрәмдә һәрбер класста аерым милләтләр белән якыннан аралаштык. Аларның милли ризыкларыннан авыз итеп, милли киемнәренә сокланып карадык. Бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, традицияләре, мәдәнияте белән таныштык. Әти-әниләр тәмле ризыклар пешереп китергәннәр, укытучылар бик тырышып әзерләнгәннәр, укучылар үз рольләрен оста башкардылар”, - дип рәхмәт сүзләрен белдерде. 48-11Иң кызыклысы, иң матуры мәктәпнең спорт залындагы “Россия – күпмилләтле” дигән бәйрәм булды. Анда инде барлык милләтләр бергә җыелышып, һәркем үз телендә җырлар, шигырьләр, биюләр белән чыгыш ясадылар.

Бердәмлек, бер-береңне аңлап, аралашып һәм ярдәм итеп яшәү мәктәптәге рухтан гыйбарәт. “Милләтләр дуслыгы” дигән бәйрәмдә гаиләләр арасындагы бердәмлек кебек бер-береңне тою, рәхимлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары мөһим. Кырынкүл мәктәбендәге бәйрәм шундый рухта үтте дә.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836