#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтебезнең йөзек кашы

последние и лучшие новости искусства в мире

10-5Алар күршегә 2-3 ел элек кенә килеп урнаштылар. Башта яшь гаиләнең төплелегенә, тырышлыкларына карап соклансак, вакыт үтү белән аларның матур, кешелекле сыйфатлары ачыла барды. Иң элек йорт тирәсен, ишегалларын, өй эчләрен тәртипкә китерделәр. Аннары Әхмәтовларның осталыклары бакча утыртуда, гөлләр үстерүдә ачылды. “Кара әле, яшьләр дә шулай барлык яшелчәләрне үстерә алалар икән”, - дип шаккаттык.

Бүгенге язмабыз яшь хуҗабикә Венера Рафаэль кызы Әхмәтова турында булыр. Хатын-кызлар бәйрәме дә якынлаша, газетабызда мондый хатын-кызларыбызны да язмагач, тагын кемне язарга соң?

Венера уңган, булган, үзе чибәр, һәрвакыт ачык йөзле, елмаюы мөлаем йөзеннән һич тә китеп тормый. Әйтерсең лә, күктән айны төшереп, йортка кертеп куйганнармыни. Аның ап-ак алсу йөзендә зәп-зәңгәр күзләре, уймак кебек иреннәре, аксыл сары чәчләре айның үзен дә көнләштерерлек. Венераның эчке матурлыгы белән тышкы матурлыгы тәңгәл килә. Бөек рәссамнар аның портретын бик матур итеп ясарлар иде. Йортта чисталык күзгә ташлана, савыт-сабаны бүген генә кибеттән алып кайтып тезеп куйганнармыни, ялтырап тора.

Венера аш-суга осталыгы белән дә таң калдырды. Камыр ашлары пешергәндә башына зәңгәрсу яулыгын бәйләп, алъяпкычлар киеп җибәрсә, иң асыл татар хатын-кызларына әйләнә дә куя. Каз яисә үрдәк итеннән казан бәлешен бик оста пешерә ул, телне йотарлык тәмле. Аның тормыш иптәше Рәмис Әхмәтов чыгышы белән Татарстан егете, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев авылыннан. Алар ел саен шунда кунакка кайтып йөриләр. Татар халкының милли ашларын, бәлеш әзерләүне дә Венера шуннан өйрәнеп килә.

Венера Төмән шәһәрендә туып-үскән саф татар кызы. Үзенең туган телен, ана телен яхшы белүе белән дә таң калдырды. “Яңарыш” газетасын алдыра, андагы яңалыклар белән кызыксына, аңламаган сүзләре булса, газетаны миңа күтәреп керә. Баксаң, телне белүе, гореф-гадәтләребезне аңлавы, азмы-күпме догалар белүе әби-бабайларыннан калган икән.

Венера ике югары белем иясе. Төмән дәүләт университетының физика, аннан соң психология факультетын тәмамлый. Әнисе ягыннан укытучылар династиясен дәвам итеп, мәктәптә 6 ел физика буенча лаборант булып эшли. Аның әнисе Нуриелбанәт Җамалетдин кызы Басаева 40 елдан артык, бүгенге көнгә кадәр физика фәненнән укыта.

Күршем, мәктәптә яшь укытучыларга эш хакының аз булуы белән килешә алмыйча, сату челтәренә эшкә урнаша. Бүгенге көндә ул - Төмән шәһәренең “Магнат” сату үзәгендәге “Мари Мебель” салонында сату буенча белгеч.

Венерабызның икенче баласы туды. Беренчесе - егет, икенчесе - кыз. Үзе һаман да эшләп йөрде. Күрше әби буларак, Рәмис төнге сменада эшләгәндә, Венераны каршы ала идем. Соң кайта, сәгать 10нарда гына. Ул төнге урамны яктыртып: “Сез минем әнием кебек”, - дип елмая. Менә шулай күршеләр белән мәш килеп аралашып яшисе үзе бер рәхәт. Яшь арасы безнең 30 елга якын, әмма сөйләшеп сүзебез бетми. Миңа аның белән төрле темаларга сөйләшү бик ошый. Мине ул заманча телефонда, компьютерда эшләргә өйрәтте. Үзем дә яшь чакта тормыш тәҗрибәсен туплап, олылар белән аралашырга ярата идем. Венера мине заманча яшәргә, бөтен кирәкле сорауларны интернет аркылы хәл итәргә өйрәтә.

Гомер буена әйбәт күршеләр белән туганлашып яшәргә хыялландым һәм менә Аллаһы Тәгаләм теләгемне тормышка ашырды. Бигрәк тә Венера кебек үзе белемле, туган тел, динне белүче, чибәр, уңган, ачык йөзле хатын-кызлар - безнең милләтнең йөзек кашлары. Чын күңелемнән сокланып, алар белән горурланып яшим.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836