#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милләтләр дуслыгы фестивале үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

46-5Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Дуслык каруселе» беренче милләтара балалар конкурс - фестиваленең лауреатлары һәм җиңүчеләре бүләкләнде.

Төмән шәһәренең «Этнос» балалар үзәге һәм Төмән шәһәренең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган әлеге проект милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, төбәкнең милли-мәдәни автономияләре координацион советы ярдәмендә үтте.

Коронавирус чире йогу куркынычы сәбәпле, оештыру тәртибенә үзгәреш кертелде, катнашучылар гаризаларны онлайн форматта тапшырдылар. Бәйге түбәндәге максат һәм бурычларны күз алдында тотып әзерләнде: үзенчәлекле фольклор мәдәниятен һәм халык традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, коллектив җитәкчеләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, мәдәни, милли традицияләрне саклау һәм үстерү, өлкәнең милли иҗтимагый оешмалары һәм милли-мәдәни автономияләренең балалар милли сәнгать иҗатын үстерү буенча эшен активлаштыру, җыр, бию, гореф-гадәтләрне, костюмнарны һәм телне саклап калу.

100гә якын гариза килгән иде, 200дән артык кеше катнашты. Бу, нигездә, Төмән шәһәре һәм Төмән районы вәкилләре, шулай ук Тубыл шәһәреннән дә булдылар. Балалар һәм коллективларга катнашкан өчен дипломнар, 1, 2, 3 дәрәҗә лауреат дипломнары, Гран-при тапшырылды. Иң югары бүләкне - шыкчалылар, «Җиңүгә омтылыш өчен» дипломын тубыллылар алды. Дипломнарга кушып, истәлекле сувенирлар һәм тере чәчәкләр бүләк ителде.

Җибәрелгән видео һәм фотоларны җентекләп карап чыккан мәдәният институтының дәрәҗәле белгечләреннән торган жюри катгый һәм обьектив нәтиҗә ясады. Фестиваль-конкурста сәнгать сөючеләр 3 төркемгә бүленеп бәяләнделәр.

“Халык хореографиясе”ндә I дәрәҗәдәге диплом белән Төмән районының “Калинка” ял һәм мәдәният үзәге биючесе Екатерина Никитина (җитәкчесе Дарья Цыганкова); “Вайнах” вайнах халкының төбәк иҗтимагый оешмасыннан Динара Мусаева һәм Магомед Идрисов бүләкләнде. Өлкәнрәкләр төркемендә I дәрәҗәдәге лауреат исеменә Төмән татар мәдәният үзәгенең “Аккош” татар-башкорт хореграфик студиясе башкаруындагы татар биюе, дипломга “Таван” чуаш ассоциациясеннән Виктория Матвеева лаек булды. “Уен коралларында башкаручы” номинациясендә урта төркемдә Кристина Артеменко (“Гармония” балалар сәнгать мәктәбе, Элина Волкова), “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле (“Родонит” мәдәният һәм ял үзәге, Гаяз Габдуллин), “Нәфис сүз” номинациясендә Элина Зөлбухарова (Шыкча мәктәбе, Флера Зөлбухарова), Павел Бешенцев (Татьяна Малышкина), декоратив-кулланма сәнгать бәйгесендә Таисия Примак (“Пионер” иҗат һәм спорт сарае, Татьяна Гурина), Солтан Речапов (Шыкча мәктәбе, Гүзәлия Речапова), Олеся Быкова (“Родонит” мәдәният һәм ял үзәге, Виктория Паустьян), Дания Галиева (Альмира Галиева), Мария Николаенко (“Пионер” иҗат һәм спорт сарае, Татьяна Гурина), “Сынлы сәнгать” номинациясендә Варвара Коневич (Нина Ладурко), Игорь Иванов (“Акварель” сынлы сәнгать студиясе, Олеся Уколова), Аслан Мусалиев (“Вайнах” оешмасы, Коко Архиева), Юлия Голева (“Родонит” мәдәният һәм ял үзәге, Виктория Паустьян), Любовь Батурина (“Хамаръял” чуваш оешмасы, Светлана Батурина) беренчелекне алдылар.

“Эстрада вокалы” номинациясендә Милена Ярмөхәммәтова (“Вернисаж” мәдәният һәм ял үзәге, Тәския Назметдинова, Мәдинә Жакупова (Алена Исмәгыйлова), Кирилл Лешуков (“Таван” чуваш өлкә ассоциациясе, Лидия Кунавина); “Народный вокал” номинациясендә “Жаворонушки” балалар фольклор, “Родничок” фольклор ансамбльләре (“Пионер” иҗат һәм спорт сарае, Екатерина Нагорная), Селима Архиева (“Вайнах” оешмасы, Коко Архиева) җиңеп чыктылар.

Ә иң югары урынны Альбина Ибәтуллина (“Родонит” мәдәният һәм ял үзәге, Гаяз Габдуллин) яулады, аңа Гран-при тапшырылды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836