#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мин җырчы түгел, ә педагог”

последние и лучшие новости искусства в мире

16-6Дип әйтә бу көннәрдә Россия ислам институты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыруында узган «Илаһи моң» төбәкара конкурсында себер татарларының “Ак куяннар кацар шар пелән” дигән халык җырын башкарып 1 урын яулаган һәм “Халык сәнгате” өлкә бәйгесендә җирле автор, җырчы-композитор Җәмилә Рәхимованың “Сөю хисе” җырын башкарып беренчелекне алган Наҗия Хәкимова. Хәер, өлкәдә аны белмәгән кеше юктыр да әле. Беренчедән ул - җырчы, аннары -Тубыл шәһәрендә буыннан-буынга күчүче данлыклы “Сүзге” җыр-бию төркемен оештырып, аның абруен тамчы да төшермичә 20 елдан артык җитәкләүче мәдәният хезмәткәре, чын педагог ул.

Чынлап та, оста җырчылар өлкәбездә бик күп. Ә балалар белән иҗади эшләүчеләребезне бармак белән санап була. Чөнки бу вазифа укытучыдан зур җаваплылык, тырышлык, түземлек, сабырлык һәм үз һөнәренең чын фанаты булуны таләп итә. 10 елдан артык ул Тубыл шәһәрнең 15 нче мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. Шушы вакыт эчендә “Сүзге” җыр-бию ансамбле чыгышлары белән кемнәрне генә шаккатырмады да, сокландырмады! Ансамбльне 15 мәктәпнең визит картасы дип әйтергә дә була.

Бүгенге очрашуыбызда да Наҗия Фәттах кызы үзенең җырчы буларак ирешкән уңышлары турында түгел, ә укучыларының нинди дәрәҗәләр яулауларына чиксез сөенеп сөйләде. Әмма аралашкан арада бик кызыклы хәлне дә билгеләп үтте. Ни әкәмәт, әлеге каһәр суккан коронавирус чире Наҗия Фәттах кызына уңай нәтиҗә биргән. Чирләгәннән соң, аның тавышы ачылган. Соңгы елларда ул зур сәхнәләргә чыкмыйча, тавышын ансамбль балалары өчен саклаган булса, хәзер рәхәтләнеп, күкрәк тутырып җырлый башлаган. Һәм нәтиҗәсе үзен озак көттермәгән дә...

Сүзен Наҗия Фәттах кызы Вагай як татарларына гына хас булган сөйләм теле белән башлап җибәрде:

- Менә, кәрем, минем укучым Зәлия Шаморатова “Илаһи моң” төбәкара конкурсында мөнәҗәт башкарып, үзенең яшьлекләр арасында 2 урынга лаек булды. Бу безнең өчен генә түгел, Төмән өлкәсе өчен зур горурлык. Аннары ул шулай ук март аенда узган “Урал сандугачы” XIV төбәкара ачык конкурсында катнашып 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Бу көннәрдә узган “Таң йолдызы” өлкә фестивалендә укучыларым - Зәлия, Айдар Ниязов, Айгөл Арипова 1 урыннарга, Эмилия Абайдуллина 2 урынга лаек булдылар. Билгеле булганча, бүгенге көндә Айдар Казан сәнгать колледжында белем ала. Ләкин безне онытмый, төрле чараларыбызда катнашып тора. Зәлия 9 нчы сыйныфтан соң педучилищега укырга керде. Әмма әле дә ул минем белән эшли, татарча җырлый. Илдар Шәмсетдинов Төмән сәнгать колледжында укып йөри. Эмилия бик сәләтле, интеллектуаль, тырыш, өметле кыз. Мин аның белән 8 ел инде эшлим. Ул татар, рус һәм инглиз телләрендә дә җырлый. Кайда гына чыгыш ясамасын, тамашачылар аны “Бис!” кычкырып озаталар. Айгөл 13 мәктәптә укыган җиреннән, минем белән эшләр өчен, 15 нче мәктәпкә күчте. Ул 8 нче сыйныфта укый. Мин үземнең балаларыма татар мәдәниятенә, туган телебезгә, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияли алганыма, аларның киләчәк һөнәрләре итеп сәнгать юлын сайлауларына бик шатланам. Чөнки киләчәктә алар без биргәннәрне яшь буынга тапшырачаклар. Хәзер мин “Сүзге” ансамблемдә кече яшьтәге балалар белән эшлим. Алар өчен санап киткән укучыларым үрнәк булып торалар. Кайвакыт зурлар аларны өйрәтәләр, чөнки мин аларга бу вазифаны ышанып тапшырам. Форсаттан файдаланып, татар мәдәниятен үстерү, татар теленә мәхәббәт уяту, татарлыгыбыз белән горурлану эшенә зур көч куючы, эшләр өчен төрле уңайлыклар булдырып торучы мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга, коллегам Гөлфирә Шәмсетдинова, тавыш операторы Ильяс Айданов, 16-8укытучылар коллективына һәм ата-аналарга олы рәхмәтемне белдерәм. Әлбәттә, мондый эшне аларның ярдәменнән тыш башкарып булмас иде. Шулай ук 30 ел буена сәләт ияләрен барларга мөмкинлек биргән якташларыбыз, “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате”, “Фольклор” фестивальләре, Сабан туйларын оештыручылар – Фәрит Хәкимов, Тимергали Мирасов, Җәмилә Рәхимова, мәрхүмә Вәлимә Ташкалова, Ләйсән Хөрмәтуллинага үземнең хөрмәтемне белдерәм. Мондый ярышлар безгә бик кирәк, чөнки без ел буена эшлибез, әзерләнәбез, әлбәттә, нәтиҗәсен дә күрәсебез, беләсебез, тәҗрибәләр белән дә уртаклашасыбыз килә”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836