Материалы

“Минем әткәм”

последние и лучшие новости искусства в мире

40-11Ялутор районы, Күлавыл авылында яшәүче укытучы-пенсионер, хезмәт фронтында катнашучы Наҗия Сабирҗан кызы Минназарова редакциябезгә авылдан сугышка киткән ир-егетләр, аталы-уллы Мадьяровлар тормышын сурәтләгән зур материал тапшырды. Бу истәлекләр минем өчен дә бик мөһим, чөнки Сабирҗан Мадьяровның улы Факирҗан Мадьяров турыдан-туры минем бабам да. Әлегә укучыларыбыз игътибарына материалдан өзекләр тәкъдим итәбез.

Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтүе, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерүе, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдерүе, язмышларын җимереп керүе һәркемгә мәгълүм. Тормыш җайланып кына киткәндә Наҗия апа Минназарова гаиләсен дә Бөек Ватан сугышы читләп үтми. Үзенең язмасын “Минем әткәм” диеп исемли ул.

“Сабирҗан Йосыф улы Мадьяров 1897 елда 14 мартта туган. 7 яшендә үк әтисен югалта. Аның олы абые Канәфи Казанда укыган һәм берьюлы эшләгән. Ул әткәмне, димәк Сабирҗанны, Троицк шәһәренә алып бара. Әткәм мәдрәсәгә укырга кереп гарәп, татар, рус, латин телен өйрәнә. Укып кайткач, Төмән районы, Яңавыл (Новоюрты) мәдрәсәсендә укыта башлый. Гел үзенең шәкертләрен искә төшерә иде. Мәдрәсәдә география, физика, математика, хәтта, Толстой әсәрләрен дә укыткан. Шәкертләре татар язучыларының шигырьләрен ятлаганнар. Аның гарәпчә язылган китаплары да шактый, сандыкка сыймый иде. 5 см калынлыктагы китапларын яттан укыды. “Бу китапларга бәя юк”, - дип әйтә торган иде. Бәлки, анда элекке тарих язылган булгандыр. Барысын хәтерләмим. Әткәм Төмәндәге татар газетасына русча да, татарча да хәбәрләр язып торды. Корреспондентлар белән фотога төшкән сурәте әле дә күз алдымда. Ленин, Сталинның cъездда сөйләгән пластинкада яздырылган докладлары да бар иде. Сугыш елларын искә алып, ул безгә истәлекләр, башыннан кичкәннәрне еш хәтеренә төшереп сөйли иде. Абыйсы белән хат алышып торганнар. Яңавылның адресы бүгенге көнгәчә сакланган.

1926 елда Шыкча авылында авыл советы барлыкка килә. Авыл советы әгъзалары булып Х.Галиәскәров, С.Мадьяров һәм Г.Төхвәтуллин, ә рәисе булып Т. Моратов билгеләнә. 1931 елда «Коммунизмга» исемле колхоз оештырыла. Аның беренче рәисе итеп районнан Сабирҗан Мадьяровны, димәк әткәмне, җибәрәләр. Колхозда 5-6 ат, сыерлар булган. Икмәк уңган, ләкин, кызганычка каршы, амбар булмаганлыктан ашлыкны хөкүмәткә тапшырганнар. Бер өлешен крестьяннарга өләшкәннәр, калганын бозауларга алыштырып, сыер асраганнар.

1933 нчы еллар сынаулы булган, чөнки авылда 2-3 ир-егет генә калган, күбесе урманда агач кискән, басуда кул белән печән чапканнар. Кышын печән, азык-төлек җитешмәү сәбәпле, хайваннар кырыла. Әткәмә эшен алыштырырга туры килә. Минем исемдә калганча, ул кибетләргә азык-төлек ташучы булып эшкә урнаша. Ташу өчен ат сатып алырга туры килә. Аннары урман каравылчысы булып та эшли.

Әтигә 44 яшь булганда, туган илебез күген кара болыт каплап ала, сугыш башлана. Тыныч тормыш бетә. Авылдагы барлык ир-атларны сугышка җибәрәләр. Әткәмә дә хәрби комиссариаттан чакыру килә. Тәмәке, кашык, кружка алып килергә, диелгән. Арбага атын җигеп, 15 яшьлек абыйны, мине утыртып Төмәнгә озатырга алып барды. Шунда фотога төштек. Әткәм уйлап сөйли, уйлап эш эшли торган кеше иде. Кайтмасам истәлек булыр, дип уйлагандыр. Поездга утыргач, озатып, кайтыр юлга чыктык. Масаратны узгач, поезд яныбыздан үтеп барган вакытта кычкыртып китте. Без, абыйлы-сеңелле, өйгә кайтканчы еладык, күзләребез шешенеп калган иде. Төннәр буе әткәмне сагынып, мендәргә капланып елый идем. Әти Омск шәһәрендә кораллар ясау заводында хезмәт иткән. Кышка каршы әни, Әминә мамау, Закира мамау азык алып Омскига юл тоталар. Суык товар поездында барып, Омскида әнинең бертуган Габделхак исемле абыенда 3 көн торып кайталар”.

Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып барырга кирәк иде – игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә, бик күп салымнар да түләргә кирәк иде. Әмма тыл халкы сынатмады, сыгылмады.

“1943 елның кыш айларында әтигә салкын тиеп, аны өйгә кайтаралар. Өйдә бераз ял итеп, төзәлеп хәле яхшыргач, яңадан хәрби комиссариатка чакыралар. Тик хәзер үзен генә түгел, ә 17 яше тулмаган абыем Факирҗан Мадьяров исеменә дә чакыру кәгазе килә. Берүк кичтә, икесе бергә атлы чанага утыргач, капкадан озатканда әткәм: “Хәерле догада торыгыз, Алла боерса, дошманны җиңеп, әйләнеп кайтырбыз”, - диеп күңелебезне күтәрде. Әткәм белән абыйны икесен ике частька аерып, Көнбатыш фронтында дошманны куып, безнең чикне үткәннәр, Венгрияне дошманнан азат иткәннәр. Факирҗан абыем каты яраланып, Дебрецен шәһәрендә госпитальгә эләгә. Шул вакыт әткәм Венгриянең башкаласы Будапештта дошман белән көрәшә. Мин озак уйламыйча, әткәмә абый шундый шәһәрдә госпитальдә, диеп хат язып хәбәр иттем. Әткәм хатны алу белән, командирыннан сорап, абый янына бара. Абыйның аягы гипста була. Очрашу шатлыгыннан абый, аягы ярасын онытып, сикереп идәнгә басу белән егылып төшә. Шатлыктан елашалар, чит илдә, каты сугыш барганда ата белән баланың исән-сау килеш очрашуын күз алдына китерүе дә авыр. Нинди шатлык, нинди хисләр кичергәннәрдер! Өч көнне бергә үткәрәләр.

Әткәм фашистларны үзләренең иленәчә – Берлингача куып бара һәм 1945 елның көзендә, бәрәңге казыган вакытта, шинелен кигән, пилоткасы башында, күкрәгендә орден-медальләр, кулына биштәрен тоткан килеш, без әни белән колхоз кырыннан кайтып кергәндә, ишек төбендә басып тора иде. Ә абый госпитальдән 1946 нчы елның март аенда таякка таянып исән кайтты.

Абый яшьли, 17 яше тулмастан, сылу Казан кызы Мөкәррәмә апага сугышка китер алдыннан ук өйләнгән иде. Сугыштан кайтуын 3 ел көтте апа. 6 бала тәрбияләп үстерделәр: 3 егет, 3 кыз, 16 оныкларының инде үзләренең балалары байтак. Абый төрле эштә эшләде: авыл советында – секретарь, колхозда – баш зоотехник һәм соңгысы – нефть промышленностенда. Кызганычка каршы, бүгенге көндә алар икесе дә вафат.

Сугыштан соңгы елларда әткәм урманчылык эшендә эшләде, иҗтимагый эшчәнлеген беррәттән дәвам итте. Ул, Шыкча авылында 5-7 нче сыйныфлар булмау сәбәпле, ата-аналарның үтенече буенча Төмәнгә халык мәгарифенең өлкә комитеты бүлегенә (облОНО) бара, мин дә әткәмә ияреп бардым. Анда алар: “Татарча укырга теләсәгез, Татарстанга барып укыгыз”, - диеп үтенечне тулысынча кире кактылар. Ә әткәм безнең беркайчан да кыенлыклар алдында башын имәде, ә һәрвакыт аларны хәл итә белде. Ул Мәскәүгә кадәр барып җитте, рөхсәт алып кайтып, авылда 7 сыйныфлы мәктәп ачылды, ике катлы мәктәп бинасы төзелде. Авылда кечесе дә, олысы да белем алырга теләк белдерделәр.

ОблОНО мөдире булып Худолеев билгеләнгән вакытта, авыл картлары үтенече буенча әткәм тагын да шәһәргә юл тота. Мәчет сорап (мәчет клубка үзгәртеп корылган иде) бу юлы Башкортостанда урнашкан мөселманнар диния нәзарәтеннән рөхсәт алып кайта. Озак вакыт үтми, мәчетебез яңадан эшли башлый. Мәчеттә яңадан намаз укыйлар, вәгазь тыңлыйлар, азан әйтәләр. Без, яшьләр, кич булса, мәчет янына барып, ачык тәрәзәдән Мөхәммәтриза бабай Хәсәновның вәгазен бирелеп тыңлый идек. Әткәм исәп-хисап өчен җаваплы иде. Ул җыелган садака акчасын почта белән Уфага җибәрә торган иде. Авылда белемле кешеләр аз булу сәбәпле, әткәмә кая да булса гариза язарга, хат язарга йомыш сорап керүчеләр дә күп булды. Бакчаларын сөрергә әткәм атын да биреп тора иде. Авылда ул ихтирамга лаек булды, аны олылап, туганнары, якыннары, авыл кешеләре исеменнән түгел, ә “Мулла әкә” диеп дәшәләр иде. Әнигә дә кемнең тамагы авырып китеп, кемнең күзләренә чүп кереп тә, күлмәк-ыштан тегеп бирергә, диеп тә керделәр.

“60 яшь тудый-судый, тик 70-е авыррак”, - дип әйтә торган иде әткәм. Авырлык килгәндә, без, балалары терәк булдык. Әткәм бик тырыш, намуслы, тугрылыклы кеше иде, без балаларын һәм оныкларын да үзе шикелле яшәргә, эшләргә өйрәтте. Абый да, әткәм дә сугыштан медальләр, орденнар, Мактау кәгазьләре алып кайттылар. Тырыш хезмәтләре өчен дә һәрвакыт макталып тордылар. Бүгенге көнгә кадәр әткәмнең әйткән сүзләре, эшләгән намуслы хезмәте, кешегә, күршеләренә, туганнарына ярдәмчеллеге безнең өчен үрнәк булды, һәм без дә шул үрнәк нигезендә балаларга тәрбия бирергә тырыштык.

Әткәмнең, абыемның шушы Ватан алдындагы барлык казанышларын исәпкә алып, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Төмән районы, Шыкча авылында урнашкан яңа урамына Мадьяровлар исемен кушып, мәңгеләштерү теләге белән авыл депутатына хат яздым.

Хәзерге вакытта, Аллага шөкер, мин бик бәхетле. Бик күп авырлыклар күрсәк тә, Аллаһы Тәгалә бәхетле картлыкны да күрергә насыйп итте. Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт, өйләребез җылы, ут, газ, су кергән. Шушы рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын. Төшләргә кереп азаплаган сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын...», - дип хатын тәмамлаган Наҗия апа.»

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума