#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Минем карт бабаем

последние и лучшие новости искусства в мире

19-5Бөек Ватан сугышының бетүенә быел 74 ел була. Безнең мәктәптә традиция буенча 9 май көнне өч авыл халкы җыелып, митинг үткәрелә. Мәктәп укытучысы Мөнир абый һәйкәлдә язылган сугышта һәм аннан килеп авылда үлгәннәрне һәрберсен искә алып китә. Бер мизгелдә аның тавышы калтырап чыга:

- Капшанов Такыйулла Сибгатуллович.

Ул аның әтисе, минем карт бабаем. Сугыш башланганда аңа унбиш яшь була. Сугышның беренче көннәрендә үк әтисен, абыйларын яуга алып китәләр.

“Сугыш тиз генә бетәр, озак калмый өйгә кайтырбыз. Өйдәгеләрне синең кулыңа калдырабыз. Әниеңә терәк булып каласың. Зиннәт белән Мәрвәрне яхшылап кара”, - дип кисәтеп китә әтисе.

Карт бабаем бар көчен түгеп колхоз эшенә җигелә. Еллар үтә, ләкин сугыш тиз генә тукталмый. 1943 елда әтисе яуда вафат була. Унсигез яшьләре дә тулмаган егетләрне сугышка ала башлыйлар.

Карт бабаема унҗиде яшь тулганда, аны Вагай военкоматына чакырталар. Таза гәүдәле, рус телен яхшы белгән татар малае военкомның күңеленә хуш килә. Такыйулла карт бабамны 1943 елның ноябрь аенда Омск өлкәсенең Калачинск шәһәрендәге снайперлар мәктәбенә укырга җибәрәләр.

1944 елның июль аенда аны сугышка алып китәләр. 1944–45 елларда икенче удар армиясе сафында взвод җитәкчесе булып сугыш кырларын үтә. Анда ул ике мәртәбә яралана. Әнисенең теләкләре, догалары аны яңгыр булып яуган ядрәләр астыннан да исән килеш алып чыга.

“Сугыш бу көннәрдә бетә, тиздән өйгә кайтабыз”, - дип ул әнисен юатып хатлар яза. Менә көтеп алган Җиңү көне дә җитә. Ләкин бабаема туган авылына кайтып, әнисен, туганнарын кочагына кысар өчен тагын биш ел көтәргә туры килә. Аны сугыш беткәч, Чукоткага, ил чикләрен сакларга җибәрәләр.

Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен “Ленинградны саклаган өчен”, “1944-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен” медальләре, “Икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы” ордены һәм башка медальләр, билгеләр белән бүләкләнә.

Туган якларына ул 1950 елның җәендә генә кайтып җитә. Озак калмый Камилә исемле матур кызны очратып, өйләнешәләр һәм матур тормыш корып җибәрәләр. Алар икесе дә эшчән, пөхтә, сабыр кешеләр булганнар. Колхозда, совхозда уңышлы эшләгәннәр. Икесе дә “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнәләр. Лаеклы ялга чыгып та, бабаем җәмәгать эшен алып бара. Ул ветераннар оешмасын җитәкли.

Карт әбием белән карт бабаем алты бала тәрбияләп үстерәләр. Барысын да укыталар. Хәзерге вакытта балалары уңышлы эшләп йөриләр.

Минем карт бабаем 64 яшендә вакытсыз, хәтәрләнеп вафат була. Бөек Җиңүнең 74 еллыгына мин бу шигъри юлларны аңа багышлыйм.

Ничәнче кат Җиңү көне килде,
Ветераннар сафка тезелде.

Эзләсәм дә таба алмам, бабам,
Бәйрәм көндә синең йөзеңне.

Кайтып кер син, бабам, бер иртәдә,
Чәчләремә кагыл сак кына:
Төшләремдә түгел, өндә сине
Күрер өчен йөрәк ашкына.

Карт бабаемны мин әбиемнең сөйләвеннән, фоторәсемнәрдән генә беләм.

9 май. Митинг. Бөек Җиңүнең 74 нче елы...

- Капшанов Такыйулла Сибгат улы.

... Чал чәчле, көләч йөзле, күкрәгендә орден, медальләр балкып сугыш ветераны басып тора... Тик ул безнең күңелләрдә генә....

Камилла ГАЙСИНА, Вагай районы,
Юрмы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836