#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Минем яраткан бабаем

последние и лучшие новости искусства в мире

32-12Минем бабаем Самик Бикмулин (әнием яктан) тумышы белән Түбән Тәүде районы, Казанлы авылыннан. Аңа 83 яшь, изге күңелле, хезмәт сөючән кеше ул.

Әтисен - Сөнгать бабайны мин хәтерләмим, ә менә аның әнисе – Минзифа карт әбиебез исемдә. Ул вафат булганда, миңа бары 12 яшь булган. Бик актив, эшчән иде, нәкъ менә хезмәт сөючәнлеген ул үзенең балаларында да тәрбияләде. Иң мөһиме - Аллаһы Тәгаләгә ышанырга һәм һәрвакыт елмаю белән яшәргә өйрәтте.

Самик бик бәләкәй (7 айлык) булып дөньяга килсә дә, ул зур хәрефтән язарлык кеше булып үскән.

Сугыш башланганда аңа нибары 6 яшь булган. Сугыш чоры балалары – бик үзенчәлекле тема. Тыл хезмәткәрләрен дәүләтебез “Хезмәт ветераны” исеме белән бүләкләве һәркемгә мәгълүм. Бабаебыз 13 яшеннән «Коммунар» колхозында эшләгән. 1955 елда ул Әстерханга чакырыла. 4 ел хезмәт итеп кайтканнан соң, Төмәндәге беренче автомәктәпләрнең берсендә укып чыккач, машина йөртүче булып эшли башлый. Нәкъ менә шул вакыттан - 1960 елдан башлап аның хезмәт эшчәнлеге башлана һәм «Бухтальский» совхозында 1996 елга кадәр дәвам итә.

1961 елда Миннегөл Кәримуллина белән тормыш корып, дус-тату 52 ел гомер кичерәләр. 6 бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер һәркайсы үз тормышлары белән яшиләр.

1994 елның ноябрендә туган авылында мәчет ачыла. Ул анда беренчеләрдән булып йөри башлаган кешеләрнең берсе. Мәчетнең беренче имамы Нурулла бабай Бикмулин була. 1997 елда Самик бабай мөэзин итеп сайлана. Шуннан соң, Аллаһы Тәгаләнең хәер-фатихасы белән, кыска вакыт эчендә ул гарәп графикасын өйрәнә, Коръәнне укый башлый. Монда бабайга 1994 елда Башкортостанның Октябрьский шәһәре мәдрәсәсен тәмамлаган олы улы Вахит ярдәм итә. 1998 елда исламның биш баганасының берсе - хаҗ гамәлен үтәп кайта.

2013 елда безнең гаилә өчен зур югалту - яраткан дәү әниебез вафат булды. Хәзер бабайның 11 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Ул туган авылында үз йортында Вахит гаиләсе белән көн күрә.

60 яшендә гарәп телен үзләштерүе һәм әле дә күзлексез Коръән укуы сокланырлык. Бабайның йөзеннән һәрвакыт елмаю китми, андый кешеләр дөньяда бик сирәктер.

Мин үземнең яраткан бабаем белән горурланам, ул чын мәгънәсендә үз гаиләсенә дин һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли алган Кеше.

Гөлназ УСМАНОВА.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836