#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Минем яраткан укытучым

последние и лучшие новости искусства в мире

47-15Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина 1926 елның 7 декабрендә Вагай районының Тугыз авылында укытучы гаиләсендә туа.

1940-1941 уку елында Яңа Кәешкүл жидееллык мәктәбен тәмамлап, Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Яңа Кәешкүл мәктәбенә математика укытучысы булып эшләргә килә. Кечкенәдән  әдәбиятны  бик яраткан Люция апа 1948-1950 елларда Казан институтының филология факультетын тәмамлап, Төмән өлкәсенә эшкә килә. Башта Төмән районының Кыштунлы җидеелык мәктәбендә 3 ел эшләп,  Акъяр мәктәбенә тел-әдәбият дәресләрен укытырга җибәрелә. Озак еллар Төмән районы мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларның методик берләшмәсе җитәкчесе булып эшли.

Люция апа эшкә бөтен көчен куя. Мәктәп эше генә түгел, ә Татарстанда, Төмән өлкәсендә үткәрелгән  югары дәрәҗәдәге конференция-съездларда, әдәбият атналыгы-декадаларда, халыкара форумнарда актив катнаша.

Җыеп кына әйткәндә, Люция апа татар халкыбызның телен үстерүдә эз калдыручы күркәм бер зат ул. Мин аның белән горурланам!

Ул безнең Акъяр мәктәбендә генә үзенең 44 ел гомерен татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлады. Бу үзе бер гомер!

Люция апа безне сөйләшә белергә, туган телнең байлыгын, матурлыгын гына күрергә өйрәтмәде, ә дөньяны танырга, андагы яхшы һәм начарны аерырга, гореф-гадәтләребезнең матурлыгын  күрә  белергә өйрәтте. Һәммәбезне дә дәрестә дулкынландыра, тыңлаган саен тирән уйларга калдыра белгән укытучы. Кирәк чакта ярдәм кулын сузды.

Без укыганда берничә зур татар конференцияләрен мәктәптә үткәрде. Анда Татарстаннан күренекле шагыйрь һәм язучылар килделәр: Ә.Исхак, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, М.Фәйзуллина, З.Нури, Х.Сәрьян һ.б. һәм Төмән өлкәсеннән күп укытучылар катнаштылар. Монда да Люция апабыз безнең өчен тырышты. Без аның укыткан дәресләреннән биргән киңәшләрен, уй-фикерләрен үз йөрәкләребезгә салып куйдык. Мин үземне Люция апада укыганга иң бәхетле кеше дип саныйм. Үз туган телендә сөйләшә белгән кеше иң бәхетле кеше бит ул. Шуңа күрә хәзерге балалар да үз туган телләренә һәрвакыт олы хөрмәт белән карарга  өйрәнсеннәр иде.

 Люция апа сабыр, акыллы, камил холыклы, минем кебек күпме сабыйларга йөрәк жылысын өләшкән. Рәхмәт сезгә, Люция апа!  Сез уникум бөек шәхес, чын педагог!

Хәзерге көндә дә  апабызның ишеге һәрвакыт ачык. Алар Хатыйп абый белән һәркемне ачык йөз белән каршылыйлар, иң якын туганын очраткандай үз итеп, кочаклап алалар. Чәйләр эчереп, сөйләшеп утырабыз. Без аларны барыбыз да күрешү кичәсендә яратып көтәбез.

Гаҗәпләнүемне дә, горурлануымны да сиздермичә алардан кайтып булмый. Гаҗәпләнү-горурлану дигәнем шул: 90 яшьлек апа иҗат эшен туктатмый, әллә никадәр язмалар бастыра, татар конференцияләрендә докладлар белән чыгышлар ясый,  китап чыгара («Туган як әдәбияты» 2 томда, « Себердә татар мәгарифе»).

 Люция апа - себернең мәгариф йолдызы!  Аның Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын исәпләп бетермәслек, ул РСФСРның халык мәгарифе отличнигы!

Озакламый  Люция апабызның олы юбилее - 90 яше тула.

Кадерле Люция апа! Минем яраткан укытучым! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән тәбриклим.

Тирән рәхмәтләремне белдереп Гөлсирә МИРГАЛИЕВА- КАЧАЕВА (1976 елгы классы чыгарылыш укучысы).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836