#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мирас” бию төркеме җиңеп кайтты

последние и лучшие новости искусства в мире

50-3Екатеринбург шәһәрендә узган “Шома бас” регионара ачык татар биюләре бәйгесендә Тубыл шәһәренең “Мирас”, “Дуслык” бию төркемнәре катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар. Ансамбльләрнең җитәкчесе Мөнәвәрә Андрущик бәйге турында тәэсирләре белән уртаклашты. «Бәйге матур, оешкан рәвештә үтте. Талантлы катнашучыларның иҗади чыгышларын зур экраннан кызыксынып карадык. Мин Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Мирас” ансамбле башкаруында “Татар вальсы”н, балалар иҗат йортында иҗат итүче “Дуслык” ансамбле башкаруында “Чабата” биюен видеога төшереп, бәйгегә җибәрдем.

Безнең биючеләр икенче турга үттеләр. 21 нче ноябрьдә икенче турга үткән биюләрне бәйгедә катнашучылар карадылар, тәкъдимнәр, искәртмәләр, теләкләр әйтелде. Һәр ансамбльдән ике биюче белән без Екатеринбургта узган мастер-класста, аннары җиңүчеләрне котлау тантанасында катнаштык. “Шома бас” бәйгесендә катнашучылар илебезнең төрле төбәкләреннән булдылар. Конкурс программасында Свердловск, Самара, Пенза, Татарстан, Башкортостан, Карелия, Коми, Пермь, Ханты-Мансийск, Чиләбе, Оренбургтан талантлы биючеләрнең, җитәкчеләренең иҗади хезмәтләренә бәя бирелде. 72 коллектив, 700 кеше катнашкан бәйгедә безнең ансамбльләр призлы урыннарга лаек булдылар. Видеога төшерелеп җибәргән биюләргә жюри рәисе Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов, абруйлы жюри әгъзалары Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре бәя бирделәр“, - дип сөйләде. Мөнәвәрә Вәлиҗан кызы оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.

1 нче урын Лауреат дипломы һәм 40000 сумлык сертификат белән бүләкләнгән “Мирас” һәм 3 нче урын Лауреат дипломы, 15000 сумлык сертификат белән бүләкләнгән “Дуслык” бию ансамбльләрен, аларның җитәкчеләре М.Андрущикны уңышлары белән котлыйбыз. Онлайн форматта узган гала–концертны, анда чыгыш ясаган биючеләребезне карап, осталыкларына сокланабыз. Халкыбызның затлылыгын, нәфислеген, кыюлыгын, милли үзенчәлеген, сафлыгын һәм тыйнаклыгын да биюләрендә чагылдыра алган сәләтле биючеләребезгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836