#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мирхәт Айзатулла улы Шарапов турында

последние и лучшие новости искусства в мире

18-4(1926-2004)

Тубыл елгасы Еркүпер турысыннан Цавыл утрау турысына кадәр зур борылыш ясый - бу инде Кортьегән төп, Пробка тамагыннан Карагай авылы ягына борылып тагын Пробканың тамак турысына чыгып тагын төп ясый – бу инде Карагай авылы төбе. Бу төптә Тубыл елгасына Тап елгасы килеп кушыла. Бу тамакта (1950 еллар) “Рейда” булган, яисә Тап елгасы белән килгән агачлардан саллар ясаганнар. Сугыштан соң авылга кайткач, Мирхәт әкәм шунда эшләгән, Фәүзия җиңгием дә шунда булган.

Сугыш башланганда олы әкәмә 22 яшь иде, Мирхәт әкәмә - 15 яшь, Әсхәт әкәмә - 12 яшь, миңа - 5 яшь 6 ай 20 көн, Галиягә - 3 ай иде. Олы әкәм өйдә юк, ул ЗПУда (Златоуст пехота училищесы).

* * *

Мирхәт әкәм 1926 елның 3 апрелендә Тархан авылында Айзатулла һәм Әминә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Шулай ук балачагы монда үтә. Башлангыч белемне авылда алган, 5-7 классларда укуны Карбан мәктәбендә дәвам иткән.

Мирхәт әкәмнең яшүсмер вакыты сугыш елларына туры килә. Колхозда бөтен эшне, җәен дә, кышын да картлар, хатын-кызлар һәм бала-чагалар башкарганнар. Техника булмаган, эш кеше көче, ат көче белән башкарылган.

16 ноябрь, 1943 ел. Бүген Тархан халкы 1926 елда туган егетләрен сугышка озата. Алар: Мирхәт Айзатулла улы Шарапов, Таип Әбделәлим улы Айтбаев һәм Мирсат Әхмәткәбир улы Шакиров.

Мирхәт әкәм, язу өчен уңай шартлар булмаса да, “Үткән көннәр” дигән көндәлеген алып бара – ул 1943 елның 17 ноябреннән Яркәүдән башлана. Кызыл тышлы көндәлектә үткән көннәр язмасыннан башка, җырлар һәм шигырьләр дә бар иде.

1943 елның 23 ноябрендә поезд белән Камышлау ягына китәләр һәм 24 ноябрьдә аннан ерак түгел бер лагерьга килеп төшәләр. Бер землянкага урнашалар. “Шул көнне – кичен су булмау сәбәпле, су әзерләргә чыгып киткәндә, бер капчык азыкны алдырып та җибәрдем.

...Монда яшәү безнең өчен бик яхшы түгел иде. Кышын салкын һәм көн дә диярлек чана белән утын ташырга туры килде,” – дип яза Мирхәт әкәм. Землянкада яшәү билгеле инде, яхшыдан булмый. Бу Еланск лагеренда Карбан егете Хәдис Зәйнетдинов та була. Ул армиядән кайткач, Мәрхәбә әбәм аңа тормышка чыга. Балалары: Нурхәт, Калбай һәм Рашат.

Ярый, әкәмнең “Үткән көннәр”еннән өзекләр язып китәм.

“Монда яшәгән вакытны Мәрхәбә әбәм белән Хәлбичамал әбә (Таип абый Айтбаевның бертуган апасы) килеп киткәннәр иде. Анысы безгә бик шәп булды,” – дип яза.

Шул кышны поезд белән көнбатыш ягына алып китәләр. Ленинград шәһәрен үтеп, Красное селодан 100 км урында землянка төзеп, язга кадәр сугышка хәзерлек бара. Авылдашлар әле бергә булалар, 1944 елның җәендә төрлесен төрле фронтларга җибәрәләр. Беренче сугыш кырында булуын: “Башлап төшү яшьләр өчен күңелле булмады, яныңда барган иптәшеңнең яраланып егылып калуын күрү бигрәк тә авыр”, – дип яза әкәм.

Эстонияне үтеп, Латвия җиренә җитә. “Бу сугышларда көненә 40-50 чакрым үтәргә туры килде, шулай дошманны куып, бирешмичә, көнбатыш ягына сугыша-сугыша барабыз”, - дип яза.

Рига шәһәреннән ерак түгел җирдә немецлар нык каршылык күрсәтә. Шул сугышта 1944 елның 10нчы октябрендә Мирхәт әкәм яралана. Бер ай госпитальдә ята. Моннан соң тагын частькә җибәрелә. 1945 елның февраль аенда Курляндия җирендә сугыша. Көндәлек язмасыннан: “Шушы Курляндия җирендә дошманны һәр ягыннан камап алып кыса башладык. Ну дошман бирелергә теләмәде, бик каты каршы торды. Без батальон белән 5–6 көнне көне–төне сугыштык, күп кеше калдырырга туры килде, безне формировкага озатып икенче юнәлеш буенча җибәрделәр”. Шул сугышта 1945елның 7 мартында яралана. Аңын югалта, сугыш кырыннан ике санитар алып чыккан.

Инде әкәмнең фронт тормышы түгел, ә госпиталь тормышы башлана.

Самолет белән Митава шәһәренә җибәрәләр. Шунда операция була. “Аякка басып ипләп йөри башладым. Шунда ятканда сугыш беткән хәбәрен ишеттек. 9.05.1945 ел. Бу көн бик шатлыклы, һәркем бер-берсен җиңү көне белән тәбрик итә. Ул төнне госпиталь йокламыйча чыкты. Төн буе салют тавышы яңгырап торды, авырулар үткәннәрен исләренә төшерделәр. Полевая почта 11924-Е. Город Митава”, - дип яза Мирхәт әкәм.

Бу госпитальдән авыруларны Киров шәһәренә җибәрәләр. “Юлда барганда безне яхшы чырай белән каршы алалар иде. Станцияләрдә вокзалга чыгып йөреп керә идек. Күңелле төсле була иде... Киров шәһәренә килеп төштек. Шунда госпитальгә урнаштырдылар. 2 июнь 1945 ел. Монда яту да күңелле булды”, – дип яза. Госпиталь шәһәр базары янында урнашкан булган. “Шунда бераз яшәгәннән соң, шәһәрдән ерак түгел җирдәге башка госпитальгә җибәрделәр”, – дип яза.

Сәламәтләнгәннән соң, хәрби хезмәтен дәвам итү өчен, бөтен Россияне поезд белән үтеп, хәзер инде Көнчыгышка, Сахалин утравына килеп җитә. 6 ел 5 айдан соң туган авылына кайта. Алар авылдан өчәү киткән иде: Мирхәт, Таип һәм Мирсат. Мирсат абый сугышта һәлак була. «Хәтер китабы»нда ул юк.

Абый 1950 елның апрель аенда өйдә була. Шул үткән көннәрнең истәлеге булып күкрәгендә “Батырлык өчен” медале ялтырый иде.

Карагай авыл рейдасында эшли башлый. Шунда ук Карбан кызы Фәүзия Ганиева эшли. Алар шунда танышып кавышалар, тормыш коралар. Балалары: Гөлшат, Әхмәтхан, Илнур, Гөлнур, Илшат, Илсөяр, Рәшит. Беренчеләре Тимерхан иде, ул озак яшәми.

Абый Тубылдан ерак түгел Соколовкада тракторчылыкка укый. Соңыннан Покровка МТСында колхозда, совхозда пенсиягә чыкканчы тракторчы булып эшли. Мирхәт абый бик ярдәмчел кеше иде. Авыл халкына өй төзүдә, утын, печән китерүдә нык булышты. Колхоз–совхоз эшләрендә дә алдынгылардан санала иде. Тыныч хезмәттә дә үзен сынатмады. Күп медальләр белән бүләкләнде. Аңа 78 ел 6 ай 17 көн булганда дөньядан китте.

Хәнисә АЛИШИНА, авторлыгындагы “Гали Шәрәфетдинов – педагог,
мәктәп директоры, җәмәгать эшлеклесе” китабыннан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836